КФУ һәм “Әл-Кудс” Университеты хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

Рәсми документка Казан университеты ректоры Ленар Сафин һәм Фәләстин югары уку йорты Президенты Имад Абу Кишек кул куйды.

Казан федераль университетына рәсми визит белән «Әл-Кудс» университеты (Фәләстин дәүләте)  Президенты Имад Абу Кишек җитәкчелегендәге делегация килде.

Әлеге визит Россиянең Фәләстин Милли администрациясе каршындагы вәкиллеге, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиллеге, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды.

Делегатларның КФУ ректоры Ленар Сафин белән очрашуы барышында яклар фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, сүз медицина белеме, инженерлык фәннәре, компьютер, социаль һәм гуманитар фәннәр, шулай ук Җир һәм әйләнә-тирәлек фәннәре өлкәсендәге тикшеренүләр турында барды.

Моннан тыш, академик алмашулар өлкәсендә үзара хезмәттәшлек буенча мөмкин булган адымнар турында фикер алышынды. Кадрлар әзерләү һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен КФУның Каһирәдәге филиалын җәлеп итү варианты тәкъдим ителде.

Ленар Сафин ассызыклаганча, ул «Әл-Кудс» университетының Россия вузлары белән мөнәсәбәтләрне җайга салу белән кызыксынуын югары бәяли һәм үзара файдалы партнерлык өчен зур потенциал күрә.

“Без ислам дөньясы университетлары белән багланышларга аерым игътибар бирәбез. «Әл-Кудс» университеты Фәләстиннең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе, үзенең югары белем һәм фәнни тикшеренүләре белән билгеле. Сез дистәләгән гуманитар, техник һәм медицина белгечлекләре буенча белгечләр әзерлисез, шуңа күрә безгә күп кенә юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү өчен киң мөмкинлекләр тудырыла”, – дип йомгаклады ректор.

Имад Абу Кишек үз чиратында Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе – КФУның тикшеренү һәм мәгариф потенциалын югары бәяләде. Казан университетының зур глобаль рейтингларын һәм аның ил эчендә лидерлыгын билгеләп үтте.  Әл-Кудс президенты фикеренчә, шундый көчле Россия университеты белән партнерлык мөнәсәбәтләрен киңәйтү синергетик нәтиҗә бирәчәк, бу ике дәүләтнең дә дөнья фәнни аренасындагы позицияләрен алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк.

Очрашу азагында яклар уртак тикшеренүләр уздыру һәм уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өлешендә әйтелгән килешүләрне ныгыта торган үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куйдылар.

Югары уку йортлары җитәкчеләре әлеге хезмәттәшлекнең зур нәтиҗәләр китерәчәгенә һәм Россия белән Фәләстин арасында югары белем бирү өлкәсендәге багланышларны ныгытачагына ышаныч белдерделәр.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова