КФУ сәламәт һәм имин хезмәт шартлары тудыруда югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен билгеләп үтелде

Казан университеты ТР Профсоюзлар федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Казанда «Нульгә омтылу: хезмәт иминлеге өлкәсендә милли стратегия» III республика форумы узды. Форум эшендә Казан федераль университетының комплекслы иминлек департаментының хезмәт иминлеген саклау хезмәте җитәкчесе Лилия Нуруллина катнашты. Шулай ук республика форумында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе (ФНПР), Россиянең, Татарстанның эре […]

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты хисабына КФУ студент фәнни түгәрәкләре эшен активлаштыра

КФУның Студент фәнни түгәрәкләре ассоциациясе чараларына ярдәм итүгә бирелә торган субсидия күләме 5 млн сум тәшкил итә. 2023 елның сентябреннән декабренә кадәр Казан федераль университетының студентлар фәнни түгәрәкләре ассоциациясе КФУның төп структур бүлекчәләре белән берлектә «КФУның студентлар фәнни түгәрәкләре ассоциациясе эшчәнлеге кысаларында студентлар фәнни тикшеренүләрен интенсивлаштыру: иң яхшы практикалар, чаралар, ярдәм һәм кызыксындыру системасы» проектын […]

КФУның Юридик факультеты базасында «Юрист яшьләр мәктәбе» уза

Проектның төп максаты – юридик бергәлекнең һөнәри кыйммәтләрен трансляцияләү һәм яшьләрдә хокукый грамоталык дәрәҗәсен күтәрү.   Казан федераль университетының Юридик факультеты базасында «Юрист яшьләр мәктәбе» проекты старт алды. Проектны Казанда КФУның Юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе оештырды. Проект бер үк вакытта Россиянең өч шәһәрендә – Мәскәү, Казан һәм Саратовта гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – юридик […]

КФУ галимнәре – Milmax Science спикерлары

Фәнни лекторий Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уза. ТР Милли китапханәсендә Milmax Science фәнни лекториясе уза. Чара спикерлары арасында – Казан федераль университеты галимнәре. Алар фәнни-популяр лекцияләр белән чыгыш ясыйлар. Бүген, 14 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә «Нанолаборатория на чипе» лекциясен КФУ Физика институтының «Гибрид оптик сенсорлар» Фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Максим Пудовкин укыячак. Ул  мәсәлән, кеше […]

КФУ беренче курс студентларын студентлар тормышы белән таныштырды

Кичәге мәктәп укучыларына университетның студентлар берләшмәләре турында сөйләделәр. «УНИКС»та беренче курс студентлары өчен ел саен үткәрелә торган «Студентлар тормышы буенча экскурсия» дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды. Чара кысаларында Казан федераль университетының студентлар берләшмәләре концерты һәм күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә студентларның волонтерлар берләшмәләре, студентлар профкомы, спорт һәм туристик клублары, Гражданлык-патриотик эшчәнлек үзәге, Универсиада авылы студентлары ассоциациясе, […]

КФУ ректоры Ленар Сафин: «Без кабул итүнең барлык контроль саннарын тулысынча үтәдек»

Казан федераль университеты РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның алдынгы вуз җитәкчеләре белән  эш киңәшмәсендә кабул итү кампаниясе  турында хисап тотты. Россия югары уку йортлары укуның барлык формалары өчен бюджетка документлар кабул итүне төгәлләде һәм укырга кабул итү турында төп боерыкларны бастырды. Кабул итү кампаниясенең әлеге этабы нәтиҗәләре турында әйдәп баручы университетлар ректорлары […]

КФУ мөгаллиме Кремльдә шәмаил турында лекция укыячак

Чара 2 августта 19.00 сәгатьтә узачак. Казан Кремленең Гавәми урыннар ишегалдында Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының  дин белеме кафедрасы өлкән укытучысы Илшат Гыймадиевның «Татар шамаиле: тарих һәм заманчалык» лекциясе узачак. Чара 2 августта 19.00 сәгатьтә була. Керү ирекле. Лекция – Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының уртак проекты булган «Фәнни чәршәмбе» циклының дәвамы. […]

65 илдән килгән абитуриентлар КФУга укырга керү өчен документлар тапшырган

Кабул итү кампаниясе дәвам итә. Казан федераль университетында укырга керү өчен 65 илдән 8 меңнән артык чит ил гражданы гариза биргән. Әлеге категория абитуриентлар өчен кабул итү кампаниясе 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп гаризаларны Казан университеты Төрекмәнстан, Иран, Кытай һәм Үзбәкстан гражданнарыннан кабул итте. Абитуриентларны гуманитар юнәлеш белән беррәттән табигый һәм техник фәннәр […]

КФУда чүлмәк ясау остаханәсе барлыкка киләчәк

Анда татар милли колориты булган сувенир эшләнмәләр җитештереләчәк.   Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы асспиранткасы,  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (ИФиМК) татаристика һәм мәдәниятне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Лилия Зарипова «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чиратында җиңүчеләр рәтендә. Аның “Тылсым”  чүлмәк ясау остаханәсен төзү буенча бизнес-проекты […]

Биләрдә КФУның археологик практикасы кысаларында тимерче учаклары тикшерелә

Галимнәр фикеренчә, алар монгол-татар явыннан саклануга әзерлек белән бәйле. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларының практикасы барышында Биләр шәһәрлеге территориясендә монгол чорына кадәрге артефактлар табылды. Болгар башкаласында металлургия, тимерчелек эше, зәрканчылык, пыяладан өреп төрле әйберләр ясау, тире эшкәртү һәм башка һөнәрчелек чәчәк аткан. Биләр археология экспедициясе 1967 елда эшли башлый. Аны Альфред Хәсән улы […]