КФУ лицеистының проекты Мәскәүдә “Гагарин укуларында” җиңде

Фроман двигателенең ул төзегән функциональ 3D-моделе укучыларга магнетизм һәм электр законнарын өйрәнүдә ярдәм итәчәк.

Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейның 8 нче сыйныф укучысы Марк Инжиев Фроман электродвигателенең 3D-үрнәген эшләгән. Проект Мәскәү авиация институтында узган “Гагарин укулары” L Халыкара яшьләр фәнни конференциясенең “Киләчәкнең яшь галимнәре” номинациясендә дә җиңү яулаган.

“Лицейда минем өчен кызыклы предметларның берсе Ольга Николаевна Храмова укыта торган физика дәресе. Шулай ук мин өстәмә рәвештә физика түгәрәгендә шөгыльләнәм, анда Вадим Владимирович Семашко дәресләр алып бара. Двигатель моделен булдыру идеясе аларга тәкъдим ителде”, – дип сөйләде Марк Инжиев.

Җиде юнәлешне үз эченә алган мәктәп секциясендә 6-11 сыйныф укучылары катнашты. “Киләчәкнең яшь галимнәре” юнәлешендә Марк тарафыннан “Фроман электр двигателенең функциональ моделен әзерләү” проекты тәкъдим ителде.

“Двигатель XIX гасырда Полем-Гюстав Фроман тарафыннан уйлап табылган. Бу коммерция ягыннан уңышлы беренче электр двигательләренең берсе  – күтәрү, туку һәм басма станокларда файдаланылган”, – дип аңлатты лицеист.

Шунысын да билгеләп үтик, конференциядә ул беренче тапкыр гына катнашмый. Узган ел”Гагарин укуларында” лицеист үзе төзегән очу аппараты канатының 3D-моделен тәкъдим иткән.

Эш барышында Марк двигателен Desing Spark Mechanical автоматлаштырылган проектлау программасында проектлаган. Аннары PET-G пластикасыннан Artillery Genius 3D-принтерында модельнең төп компонентлары басылган.

Модальләштерүдән тыш, магнетизм һәм электр законнарын күрсәтергә кирәк иде, моның белән кыенлыклар туды, ди Марк.

“Тиешле компонентларны җыю авыр булмады, модельне эшләтеп җибәргәндә кыенлыклар туды. Фәнни җитәкчеләр белән бергә без конструкцияне камилләштердек һәм двигатель эшләп китте”, – дип уртаклашты ул.

Инжиев әйтүенчә, ул булдырган үрнәк укучыларга гамәлдә физика законнарын күрергә ярдәм итәчәк.

“Алдан әйткәнемчә, бу яңа уйлап чыгарылган нәрсә түгел, ә заманча технологияләр ярдәмендә элегрәк уйлап табылган әйберләрне торгызырга омтылу. Әлеге модель физика законнарын, атап әйткәндә электр һәм магнетизм күренешләрен, аларның элемтәсен ачык күрсәтә”, – ди “Гагарин укулары” җиңүчесе.

Хәзер лицеист двигательнең егәрлеген үлчәү буенча экспериментлар уздыра.

О. Храмова әйтүенчә, Марк белән эшләү рәхәт. Педагог аны максатчан һәм инициативалы укучы буларак тасвирлый.

“Укытучы өчен иң мөһиме – баланың эш белән мавыгуы, яңалык белән кызыксынуы һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белергә омтылуы, – ди фәнни җитәкче. – Ул безнең лицейның горурлыгыбыз!»

Ирекле вакытта Марк Инжиев конструкцияләү һәм авиамодельләштерү белән шөгыльләнә, шулай ук физика, химия, инглиз теле һәм спорт белән мавыга. Лицей тәмамлангач, ул фәнни эшчәнлекне һәм эшләнмәләрне дәвам итәргә ниятли:

“Барлык яңа – яхшы онытылган иске. Физиканың фундаменталь законнарын белеп, киләчәктә сәнәгатьтә кулланырга мөмкин булган гамәли модельләр булдырырга планлаштырам”.

Шулай ук Инжиевның Мәскәү физик-техник институты уздыра торган “Физтех.Инженер” мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау турында абсолют җиңүче булуы билгеле булды. Алты мәсьәләне чишеп Марк – 37 балл җыйган бу лицеистка сигез баллга якын аерма белән башка призерларны артта калдырырга мөмкинлек биргән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУ Лобачевский лицее укытучысы Алена Володинага “ТР атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелгән.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмат сәясәте департаменты, фото: Марка Инжиевның шәхси архивыннан