Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл КФУ обсерваториясендә иконаны торгызырга вәгъдә итте

Митрополия башлыгы беренче тапкыр Казан университетының В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә булды.

 

Казан федераль университеты Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны кабул итте.

Экскурсияне обсерватория директоры, КФУ Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев үткәрде. Ул үткән елда вуз обсерваторияләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгәнлеген әйтте.

“Митрополит Кирилл обсерватория территориясендә борынгы һәм заманча телескопларны карап кына калмыйча музейда, Космосның искиткеч дөньясы” исемле балалар рәсемнәре һәм эшләнмәләре күргәзмәсендә булды, Казан университеты ректорларының берсе һәм обсерваториянең беренче директоры Дмитрий Дубяго һәм Казан университетына үзенең Дрездендагы шәхси обсерваториясенән астрономия инструментларын бүләк иткән меценат Василий Энгельгардт төрбә-мираларын да карады. Мин руханига революциягә кадәр төрбәдә Казан Изге Ана иконасы булганлыгын сөйләдем. Ул үзенең ярдәмчесенә югалган иконаны торгызырга тырышырга кушты”, – дип хәбәр итте Юрий Нефедьев.

КФУ профессоры әйтүенчә, обсерваториядә булу кунакка бик яхшы тәэсир иткән, ул аның тарихы, үсеш перспективалары белән кызыксынган, КФУ астрономнарының тикшеренүләре турында сораштырган, бигрәк тә митрополитны обсерваториянең ЮНЕСКО исемлегенә керүе шатландырган.

“Митрополитның безнең обсерваториягә кайсы космонавтлар килүе турындагы соравына безгә Алексей Леонов (аның исеме белән КФУ планетарие аталган), Георгий Гречко һәм башкалар килүен әйттем. Моннан тыш, биредә Космик эшчәнлек буенча “Роскосмос” Дәүләт корпорациясе  вәкилләре дә күп тапкырлар булуын әйттем, – диде Ю. Нефедьев.

Митрополит тәүлекнең караңгы вакытында Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенә Россиянең иң зур визуаль телескобы – үз вакытында Казан университетына Василий Энгельгардт тарафыннан бүләк ителгән телескоп-рефракторыннан йолдызлар һәм планеталарга карау өчен килергә вәгъдә итте.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Наталья Маслова, Маргарита Евдокимова