“Тархан” бәйгесе финалистлары Минтимер Шәймиевнең соравына җавап бирде

Телевизион уенны төшерү Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында узды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМО) белән берлектә «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өченче сезонын төгәлләде.

Телевизион уенны төшерү Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында узды.

Чара ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, шулай ук Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, ИМОның тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы доценты, конкурс сорауларын төзүче Айрат Төхвәтуллин катнашында узды.

Сезонның барлык этапларында да катнашучыларга телевизион проектның алыштыргысыз алып баручысы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Раил Фәхретдинов ярдәм итеп торды.

Казаннан, Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Мамадыш һәм Саба муниципаль районнарыннан алты финалист үзләрен күрсәтеп кенә калмыйча, остазларын да тәкъдим иттеләр. Традиция буенча беренче турда викторина сорауларына җавап бирделәр. Ул Идел буе Болгарстаны темасына багышланган иде. Икенче турда музей артефактларын белергә кирәк иде. Алга таба экспертлар традицияләр өзелүгә игътибар иттеләр. Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Гөлия Мусина балаларның җавапларын шәрехләде. Бүгенге яшьләргә X-ХIII гасырдагы игенчелек яки һөнәрчелек предметларын күз алдына китерү һич тә җиңел түгел.

Призерлар өчлеген билгеләү өчен жюри әгъзаларыннан сораулар булган өченче тур хәлиткеч булды.  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев телеэкраннан биргән махсус сорау финалистлар өчен сюрприз булды. Ул Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итү датасын билгеләгәндә нигез итеп нинди тарихи язма чыганак алынганлыгы һәм «тарханчылар» аның турында ниләр белүе белән кызыксынды.

Финалистлар югалып калмадылар һәм дөрес җавап бирделәр, аны комментарийлар белән тулыландырдылар һәм шулай итеп өстәмә баллар эшләделәр.

Уен барышында лидерлык позицияләре үзгәрде, финалдагы алты кешенең һәрберсенең дә беренче булу өмете зур иде. Шулай да, җиңүчеләр өчлеге билгеләнде.

Исемнәрне атап тормастан, (“Тархан” телеконкурсының өченче сезонын трансляцияләү якшәмбе көнне 10.30 сәгатьтә “ТНВ” каналында 30 июньгә кадәр бара) телепроект нәтиҗәләрен Минтимер Шәймиев сүзләре белән билгеләргә мөмкин:

“Тархан” конкурсы өченче ел уздырыла, һәм елдан-ел эчтәлеклерәк, әһәмиятлерәк була бара, ә кунаклар һәм катнашучылар саны арта бара. Димәк, конкурс безнең халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләргә, яшь тарихчыларны – булачак галимнәрне үстерергә сәләтле. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз”.

Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Екатерина Косурова