КФУ эксперты космостан IT-өлкәгә нәрсә күчүе турында сөйләде

Михаил Абрамский “Гагаринның Цифрлы мирасы” лекциясе белән чыгыш ясады.

Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтында (ИТИС) студентлар өчен «Гагарин цифрлы мирасы» темасына лекция узды. Спикер буларак институт директоры Михаил Абрамский чыгыш ясады.

ИТИС директоры фикеренчә, Космос кешелек тормышының күп кенә өлкәләренә йогынты ясаган. Ә без көн саен куллана торган күпчелек технологияләр нәкъ менә космос өчен эшләнгән иде.

“Бирегә дөньяда беренче аккумулятор дрельне кертергә мөмкин. Моңарчы булган, ләкин аның ни өчен кирәк булуын беркем дә белмәгән ябышкак каптырма космоста кирәк булды. Кухня табаларын каплый торган тефлон япмасы кебек үк”, – дип сөйләде Михаил Абрамский.

Спикер космоста барлыкка килгән технологик инновацияләр җирдә дә файдалы булырга тиеш булган дип аңлатты. Мәсәлән, җибәрелгән иярчен спутник телевидениесенең барлыкка килүенә йогынты ясаган.

М.Абрамский әйтүенчә, беренче очышлардан соң космик кораблар бортында фәнни һәм эксперименталь эшчәнлек барлыкка килә башлаган. Озакка сузылган очышлардан соң ясалган беренче нәтиҗәләрнең берсе – пространствоны экономияләргә кирәк. Шуңа күрә чыбыксыз эшли алган һәм бераз урын алган техника турындагы мәсьәлә космос өлкәсендә кискен торды. Шулай итеп, кешелек портатив компьютер – ноутбук уйлап тапкан.

“Космос өчен булдырылган тагын бер технология – мобиль камералар. Мобиль камера белән тиз төшерү өчен электрон форматтагы сурәтне бирә торган технологияне булдыра башлаганнар, бу цифрлы фотография барлыкка килүгә китергән”, – дип өстәде ИТИС директоры.

Бары тик космос өчен генә булдырылган тагын бер технология – лидар. Белгеч аңлатканча, лидар – ул яктылык ярдәмендә араны үлчәү. Беренче лидарлар ай программалары өчен кулланылган, хәзер алар көндәлек тормышта да актив кулланыла. Болар – геодезиядә ераклыкны үлчи торган инструментлар, робот-пылесослар һ.б.

Лекциядә “Дракон” программасын һәм “Аda” телен язу өчен No-code платформасы мәсьәләсе дә күтәрелде.

Лекциягә йомгак ясап, М.Абрамский ассызыклаганча, космос – ул яңа технологияләр барлыкка килүен дәвам итәчәк өлкә.

“Безнең директорның лекцияләр укуы миңа бик ошый, һәм мин барлык мондый очрашуларга йөрергә тырышам. Бу тема буенча мин күп нәрсәләрне белми идем, чөнки космонавтикадан ерак идем. Ләкин ниндидер фәнни-популяр нәрсә тыңларга файдалы иде. Барыннан да бигрәк миңа “Дракон” турында мәгълүмат ошады”, – дип уртаклашты ИТИСның 1 курс студенты Ева Пугачева.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова