КФУда «татар антиплагиаты» барлыкка килде

Программа хәзер тест режимында эшли, аның ярдәмендә югары уку йорты студентлары һәм хезмәткәрләренең эшләре сайлап тикшерелә.

Казан федераль университеты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән татар телендә тексттан үзләштерүләр эзләү буенча авторлык программасын эшләде.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФМК) директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләвенчә, бүген Россия Федерациясе халыклары телләрендә, аерым алганда татар телендә язылган текстларда үзләштерүләрне автомат рәвештә ачыклау проблемасы бик актуаль.

“Россия халыклары телләрендә, шул исәптән татар телендә дә, үзләштерүләр эзләү программасын эшләү җиңел эш түгел, чөнки рус һәм татар теле структураларында җитди аермалар бар. Россия халыклары телләрендә язылган фәнни мәгълүматның системалаштырылган мәгълүмат базалары юк. Шуңа да карамастан, бу мәсьәлә бик мөһим, чөнки әлеге программа, безнең  ышану буенча, һәр татар галименең чын фәнни өлешенә бәя бирергә, фәнни эшчәнлектә мөстәкыйльлекне стимуллаштырырга ярдәм итәчәк», – дип хәбәр итте Р.Җамалетдинов.

Галим әйтүенчә, татар телендә үзләштерүләр эзләү программасын булдыру идеясе анда һәм хезмәттәшләрендә берничә ел элек барлыкка килгән. Аны ИФМК лингвистлары белән берлектә КФУның директоры М.Абрамский булган Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты вәкилләре хәл итә башлый.

КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни-белем бирү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан зур эш башкарылган. Татар телендәге үзләштерүләр моделен эшләү өчен бердәм татар телле фәнни цифрлы китапханә – текстлар корпусын формалаштыру башланган. Татар телле фәнни текстлар өчен сүз ешлыкларын анализлау һәм омоглифияне эзләү нигезендә үзләштерү моделен беренчел проектлау гамәлгә ашырылды. Башка телләрдәге басмалардан кросс-тел үзләштерүләрен эзләү моделен эшләү һәм аны эзләү системасына интеграцияләү башланган. Программаның тест версиясе текстлар корпусы нигезендә эшләнгән, проект пилот режимында эшли башлаган. Хәзерге вакытта эзләү алгоритмнарының эш вакытын оптимальләштерү, аларның сыйфатын арттыру һәм корпусны алга таба киңәйтү һ.б. өстендә эш бара.

“Без беренче чиратта веб-сервиска игътибар иттек. Моннан тыш, без уртак тырышлык белән татар телендә текстларның парсерларын яздык, чөнки текстларның беренчел корпусын формалаштырырга кирәк иде, шулай ук уртак алгоритмнарны сынап карадык. Икенче этапта эш nlpның җитдирәк ысулларына, шулай ук татар теленең үзенчәлекләренә юнәлтелгән иде инде. Татар текстлары корпусын ничек киңәйтергә һәм нинди үзләштерүләр булырга мөмкинлеген билгеләү мөһим иде. Чынлыкта бу проект-татар теле һәм программа тәэминаты өлкәсендә белгечләрнең дисциплинаара хезмәттәшлегенең синергетик эффектының искиткеч үрнәге”, – дип сөйләде М.Абрамский.

КФУның «татар антиплагиаты» татар телендә үзләштерүләр эзләү программасын эшләү буенча фәнни төркеме хәзер югары уку йортларында һәм урта махсус уку йортларында белем бирү процессының сыйфатын яхшыртырга гына түгел, ә татар телендә язылган теләсә нинди фәнни эшне тикшерергә, аны башка галимнәрнең хезмәтләре белән чагыштырырга һәм аның оригинальлеген билгеләргә мөмкинлек бирүче перспективалы һәм актуаль проектны эшләп бетерү белән шөгыльләнә.

Күптән түгел Казан федераль университеты татар телендәге тексттан үзләштерүләр эзләү өчен ЭВМ программасына авторлык таныклыгы алды. Ул әлегә тест режимында эшли: аның ярдәмендә югары уку йорты студентлары һәм хезмәткәрләренең эшләрен сайлап тикшерәләр.

Автор: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмат сәясәте Департаменты, Фото: Александр Кузнецов