КФУ Обсерваториясе Космонавтика көнендә экскурсияләргә, лекцияләргә һәм күргәзмәгә чакыра

Күк аяз булса, телескоплардан Айны, йолдызларны һәм планеталарны күзәтергә мөмкин булачак.

Казан федераль университетының В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә 12 апрельдә Космонавтика көненә багышланган чаралар узачак.

Көн дәвамында обсерватория буенча экскурсияләр оештырылачак, алар вакытында кояш сәгатьләрен, борынгы һәм заманча телескопларны күрергә мөмкин булачак. 14.00 сәгатьтә «Галәмнең гаҗәп дөньясы» балалар рәсемнәре һәм эшләнмәләре күргәзмәсе эшли башлаячак, аны тантаналы ачу вакытында шул исемдәге конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булачак. 18.00-21.00 сәгатькә кадәр теләге булган һәркем КФУның В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе музейларында була һәм Казан астрономия мәктәбе үсеше тарихы белән таныша алачак.

“Әгәр күк йөзе аяз булса, кояш баегач, обсерватория телескопларында күзәтүләр булачак. Айга, йолдызларга, планеталарга карарга мөмкин булачак, – дип хәбәр итте астрономия обсерваториясе директоры, КФУның Астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев. – Ә 20.00 сәгатьтә мин барыгызны да “Билгеле һәм билгесез галәм” дигән лекция тыңларга чакырам. Популяр формада мин Галәм ничек барлыкка килгәнен, космик киңлектә Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе белән бәйле нинди эффектлар күзәтелүен, шулай ук безнең Галәм тормышының нәрсә белән тәмамланачагын сөйләрмен”.

Моннан тыш, профессор үз чыгышында Җирдә тормыш барлыкка килү турындагы теорияләргә анализ ясаячак һәм хәзерге космик күзәтүләрнең ничек алып барылуын аңлатачак.

Обсерватория үткәрә торган чараларга керү ирекле. Белешмәләр өчен телефоннар: 221-34-64, WhatsApp 8-905-312-54-07, Telegram 8-986-907-56-27.

КФУ планетарие 12 апрельдә расписание нигезендә эшләячәк. Анда килү өчен 8-987-230-73-70; 8-987-230-89-74 телефоннары буенча алдан броньларга кирәк.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина