Тимер кеше: ни өчен ферритин кими һәм нинди диета аны нормага кайтара?
Табиб соңгы елларның иң трендлы анализы турында сөйләде. Интернет челтәрендә ферритин – организмда тимер запаслары күрсәткече турында сөйләшүләр тынып тормый. Бу күрсәткечне башкалары белән чагыштыру стихияле трендка әйләнде. Ферритин дәрәҗәсе югарырак булган саен, кеше сәламәтләнә һәм энергиялерәк дип санала. Бу никадәр дөрес икәнен Казан федераль университеты Университет клиникасының 1 нче терапия бүлеге мөдире Илсөяр Шәфигуллинадан белештеләр. […]
