Сүз Кытай-Россия алдынгы технологияләр университетын булдыру турында бара.
Шаньдун провинциясендә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов һәм Казан федераль университеты проректоры Тимирхан Алишев хезмәттәшлекнең масштаблы проектын гамәлгә ашыру – Кытай-Россия алдынгы технологияләр университетын (CRUTech) төзү мәсьәләсе буенча очрашулар уза.

Әлеге проект РФ Фән һәм югары белем Министрлыгында һәм КХР Мәгариф министрлыгында хуплау тапты, 2026-2027 елларда мәгариф өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге еллары чаралары планына керде. CRUTech миссиясе – энергетикада, авиакосмос тармагында, мәгълүмат технологияләрендә, сәламәтлек саклауда һәм гуманитар өлкәләрдә критик технологик бурычларны хәл итү өчен мәгарифне, фәнне һәм җитештерүне интеграцияләү. Проектның терәк вузлары булып Казан һәм Шаньдун университетлары тора.
Уртак университет Татарстан Республикасы һәм Шаньдун провинциясе югары уку йортлары арасында кирәкле юнәлешләрнең киң спектры буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны, фәнни тикшеренүләрне, шулай ук төрле яшьләр һәм мәдәни проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота.

Визит кысаларында Шаньдун провинциясе вице-губернаторы, Янь Цзяньбо әфәнде белән очрашу узды, ул әлеге проектка провинция хөкүмәте тарафыннан тулы ярдәм күрсәтте. Очрашулар кысаларында яклар CRUTech концепциясен расладылар, тиздән проектны гамәлгә ашыру турында меморандум имзаларга, шулай ук аны гамәлгә ашыру шартларын килешүдә конкретлаштырырга сүз куештылар.
Кабул ителгән график нигезендә беренче уртак программаларны гамәлгә ашыру 2027 елга исәпләнгән. Бүгенгә КФУда 1861 Кытай гражданы белем ала, шуларның 144 е – тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче аспирантлар. КФУ нефть-газ технологияләре, химия, биомедицина, педагогик белем бирү, рус һәм кытай телләрен өйрәнү өлкәсендә КХР университетлары белән хезмәттәшлекне актив үстерә.
Автор: КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фотолар Шаньдун университеты һәм Шаньдун провинциясе тарафыннан бирелде

