Ул химия, авыл хуҗалыгы, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тота.

Бу көннәрдә Ташкентта (Үзбәкстан Республикасы) уза торган “Иннопром. Үзәк Азия» 6 нчы халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Казан федераль университеты, «ФосАгро» ГАҖ һәм Д.И. Менделеев исемендәге Россия Химия-технология университеты (РХТУ) арасында өч яклы килешү имзаланды.
Документка КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, «ФосАгро» генераль директоры Александр Гильгенберг һәм И. Менделеев исемендәге РХТУ ректоры Сергей Филатов кул куйды.
1 елга төзелгән килешү фәнни, мәгариф, инжиниринг һәм җитештерү мөмкинлекләрен берләштерү өчен химия, авыл хуҗалыгы, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота. Уртак эшнең нәтиҗәсе кадрлар әзерләүгә, яңа технологияләр эшләүгә һәм фәнни, укыту һәм инновация эшчәнлеге нәтиҗәләрен җитештерүгә кертүгә ярдәм итә торган актуаль бурычларны хәл итүдәге казанышлар булачак.
“РХТУДАН аермалы буларак, без “ФосАгро” белән эшли генә башлыйбыз, әмма мин хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булачагына ышанам. Казан университеты Россия Федерациясендә химия белеме лидерларының берсе. КФУ филиалы Үзбәкстан Республикасында эшли, дөрес, әлегә монда химия юнәлеше гамәлгә ашырылмый. Минемчә, бу вакыт мәсьәләсе. Беләм, “ФосАгро” ның Үзбәкстан базарына активрак чыгуга планнары билгеләнгән. Татарстан Республикасыннан биредә “Химград” компаниясе идарә иткән берничә технопарк эшли, аның белән КФУ Үзбәкстанда кадрлар әзерләү өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек итә. Бу да күпер булыр дип өметләнәбез”, – дип шәрехләде Тышкы элемтәләр буенча проректор.
Эш сәфәре кысаларында Т.Алишев шулай ук Үзбәкстан Республикасы югары белем, фән һәм инновацияләр министры урынбасары Уктам Саломов белән очрашты. Очрашу барышында Казан университетының Җиззәхтәге филиалының инфраструктура үсеше, кадрлар потенциалы, тулай торакны ремонтлау, яңа укыту-лаборатория комплексын булдыру һәм аны Үзбәкстанның инвестицион программасына кертү турында фикер алыштылар.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Sputnik Үзбәкстан
