КФУ астрономы апрельдә планеталарның ай белән бәрелешүе турындагы хәбәрләрне кире какты

Чынлыкта нәрсә булуын В.П.Энгельгардт исемендәге обсерваториянең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев сөйләде.

Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, университетның В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев апрельнең кызыклы астрономик вакыйгаларын шәрехләде.

Шуларның берсе 15 апрельгә туры килә. “Утлы” Марс планетасы айга бик якын булачак. Иртәгә, 16 апрельдә, Сатурн белән дә шулай булачак.

“Күп кенә гаммәви мәгълүмат чаралары планеталарның ай белән якынаюы булачак дип яза, әмма без аларны күзәтә алмаячакбыз диярлек, – дип хәбәр итте Юрий Нефедьев. – Хәзер Җирнең табигый иярчене яңа Ай фазасында. Аның яктылыгы нигездә бу планеталарны күзәтүгә комачауламаячак. Ләкин нюанс бар. Айның Марс һәм Сатурн белән якынаюы дәвам итәчәк, ләкин иярчен тирәсендәге планеталарны без, мөгаен, күрә алмаячакбыз, чөнки, беренчедән, иртә яктыра, икенчедән, ай хәзер иртәнге өчтән алып дүрткә кадәр калкып чыга, ә бик иртә бата. Кичке 17-18 сәгатьләрдә ул офык артына кача. Вакыйганы бик иртә сәгатьләрдә, ягъни таң вакытында гына күзәтергә мөмкин булачак”.

Профессор әйтүенчә, якынаю турыдан-туры бармый, һәм планеталар, кайбер чыганакларда әйтелгәнчә, бер-берсе белән бәрелешми. Мондый күренеш Айның Җир тирәли орбита буенча хәрәкәт итүеннән һәм планеталарның да күк сферасы буйлап Кояш тирәли үз орбиталары буенча хәрәкәт итүенә нигезләнә. Барлык җисемнәр күк сферасына проекцияләнә. Шул ук вакытта аларның проекцияләре күрү нурына бик якын урнашырга һәм хәтта бер-берсенең сурәтен капларга да мөмкин. Объектлар үзләре космик пространствода бер-берсеннән бик ерак урнашкан.

Элегрәк берничә тапкыр хәбәр ителгәнчә, мондый күренешләр елына берничә тапкыр кабатланырга мөмкин. Мондый якынаюлар кызыклы, чөнки махсус астрономик белемнәре булмаган кешеләр үз күзләре белән планеталарны йолдызлардан аерып һәм аларны ай янында табып бик җиңел таный алачаклар. Марс, мәсәлән, кызгылт төскә ия, чөнки аның өслеге тутык – тимер оксиды белән капланган. Ә Сатурнны 1610 елда Галилео Галилей ачкан боҗраларыннан таныйлар. Бүген инде боҗраларның күп булуы билгеле, һәм алар арасында интерваллар бар. Иң танылганнары – Кассини ярыгы һәм Энке бүленеше.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова