Аны «пасхаль ай»дип тә атыйлар.

Алдагы төн – тулы айны күзәтү өчен менә дигән вакыт. Күк йөзенә «алсу ай»күтәреләчәк. Ни өчен аны шулай дип атыйлар һәм аны кайсы вакытта күзәтү яхшырак икәнен Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, Казан федераль университетының В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев аңлатты.
Ул хәбәр иткәнчә, астрономия фәнендә «алсу ай» дигән төшенчә юк. Ә менә тулы ай-гадәти күренеш. Мондый романтик атаманы аңа Төньяк Американың төп халыклары биргән, анда апрельдә кыргый флокс чәчәк ата. Кешеләр тулы айны ачык алсу чәчәкләр белән бәйләгәннәр, бу гадәти булмаган исем дә шуннан килеп чыккан.
“Әле апрельдәге тулы айын “пасха ае” дип тә атыйлар. Апрельдәге тулы ай алдагы якшәмбедә католикларда Пасха булачагын белдерә. 2026 елда бу 5 апрель, – диде Юрий Нефедьев. – Ә менә православларның Пасхасы быел Космонавтика көне – 12 апрель белән туры киләчәк”.
Кытайда бу табигый күренешне «Пион ае» буларак беләләр. Кельтлар аны «орлык ае» яки «яшь бәбәкләр ае»дип атаганнар. Апрельдәге тулы айның башка билгеләмәләре дә бар: “уяну ае”, “йомырка ае”, “боз ае” һ. б.
“Хәзер күбрәк “алсу ай” турында язалар, чөнки барлык исемнәрдән, ә алар, без күргәнчә, шактый күп, бу иң романтик. Шуны ук, мәсәлән, Җидегән йолдыз йолдызлыгы турында да әйтергә мөмкин. Безнең территориядә ул борынгы заманда чүмеч яки арба дип аталган, һәм анда греклар гына “зур аюны” күргән, шуңа күрә нәкъ менә шушы исем сакланып калган да», – дип сөйләде профессор.
Астроном элегрәк аңлатканча, ай яктылыгы төшенчәсе юк. Без күргән нәрсә – кояшның чагылган яктысы. Шунысы кызык, 2026 елда «алсу ай» атамасы акланырга да мөмкин.
“Тулы ай пигы 2 апрельдә иртәнге сәгать 5тә көтелә. Ай баеган вакытта диярлек, ә шул ук вакытта ул рефракция аркасында кызгылт төскә керә, кояш та баеганда һәм чыкканда да шундый ук сәбәптән кызгылт төскә керә. Шул рәвешле, апрельдәге тулы ай өчен “алсу ай” атамасы туры киләчәк диярлек, – ди Ю.Нефедьев. – Апрельдәге тулы айның иң югары ноктасында безнең табигый иярченебез горизонт сызыгы белән янәшә торачак һәм рефракция тәэсире (Җир атмосферасында яктылыкның сынуы) аркасында Ай кызгылт төскә керәчәк».
КФУ обсерваториясенең фәнни җитәкчесе шулай ук «Пасха ае»н күзәтү шартлары турында мәгълүмат бирде. Аны тулы фазада диярлек 2 апрельгә кадәр бер көн алдан да, аннан соң да күрергә мөмкин булачак.
«Айның тулы дискын үз күзләрең белән күзәтергә мөмкин булачак, ләкин безнең иярчендә кратерларны, тауларны һәм ай диңгезләрен – аның өслегенә агып төшкән лаваны күрү өчен оптик приборны, мәсәлән, бинокльне, куллану яхшырак”, – дип киңәш итте эксперт.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Роман Жучков
