Күп су һәм каты йокы: КФУда җәйгә ничек куркынычсыз ябыгу турында искә төшерделәр

Эксперт саннарга түгел, ә көзгедәге чагылышка ышанырга киңәш итә.

Пляж сезонына ерак калмады. Җәйгә артык килограммнардан котылырга тормышның дөрес ритмы ярдәм итәчәк. Төп кагыйдәләр турында Казан федераль университеты матбугат хезмәтенә Университет клиникасының үсеш, сыйфат һәм цифрлы медицина буенча баш табиб урынбасары, КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы доценты Иван Киясов сөйләде.

Ул әйтүенчә, берничә ай эчендә, уңайлы режимда 2 дән 7 гә кадәр һәм аннан да күбрәк килограмм киметергә мөмкин, әмма нәтиҗәне тәннең башлангыч халәтен билгели.

“Артык әйбер никадәр күбрәк булса, нәтиҗә шулкадәр сизелерлек булачак. Әгәр сез тулаем алганда яхшы күренәсез икән, әмма барыбер җәйгә ябыгырга  телисез икән, үлчәүгә түгел, ә көзгегә карарга кирәк», – ди эксперт.

Иван Киясов билгеләп үткәнчә, диета массаны киметүдә төп рольне уйнаса да, тормыш ритмын көйләүдән башларга кирәк. Бу база.

“Йокы, активлык, ашауның даимилеге. Әгәр сез спорт силуэты телисез икән, даими физик активлык өстәргә кирәк, – дип формула белән уртаклашты  доцент. – Күп су эчәргә, яхшы йокларга, саф һавада спорт белән актив шөгыльләнергә кирәк. Моннан тыш, тоз һәм шикәр куллануны минимумга кадәр киметергә, тәлинкәдә аксым һәм клетчатканың тиешле нисбәтен сакларга һәм ябыгу процессын кызыклы итү кирәк”.

Туклануга килгәндә, ризык максималь табигый булырга тиеш.

«Кулланыла торган элементларның составын күзәтегез – аксымнар, майлар, углеводлар, бераз киметелгән калораж. Ризыкны тәмле итәргә тырышыгыз!  Шартлы сәламәт кешегә нутрициолог яки ниндидер авыруларга төзәтмәләр кертү кирәк булган очракта диетолог, физик активлык ягыннан тренер сезгә рационны җентекләбрәк төзергә ярдәм итәчәк. Әмма ритм өчен үзегез җавап бирәсез”, – дип йомгаклады униклиника баш табибы урынбасары.

Элегрәк КФУда ферритинның ни өчен кимүен һәм нинди диета аны нормага кайтарачагын аңлаттылар.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова