Университет индивидуаль һәм катнаш номинацияләрдә билгеләп үтелде.

Татарстан башкаласында «Поток» II шәһәр медиапремиясе җиңүчеләрен котладылар. Казан федераль университеты «Казанның иң яхшы медиавузы» дип игълан ителде.
Бүләкләү 17 номинациядә узды: индивидуаль һәм катнаш номинацияләрдә. Казан федераль университеты «Поток» медиапремиясендә «Казанның иң яхшы медиавузы»номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
“Без премиягә бик шат һәм горурланабыз. Шунысы аеруча кыйммәтле, заявка биргәндә, Казан федераль университетының мәгълүмати сәясәт департаменты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар турында җентекләп сөйләдек, – дип билгеләп үтте җиңүнең мөһимлеген департамент директоры Елена Ельшина. – Безнең хезмәтне бәяләгәннәре мөмкинлеге өчен рәхмәтлебез. Безнең эшчәнлегебез шул исәптән федераль каналларны да кертеп, ГМЧ белән багланышларны колачлый. Без социаль челтәрләрдә эшнең югары дәрәҗәсен күрсәтәбез. UNIVER TV телеканалында актуаль темаларга сюжетлар эшлибез. Фәнни-популяр проектларны офлайн-форматта да, онлайн да оештырабыз һәм үткәрәбез. Казан университетының йөзләгән эксперты шәһәр, республика һәм федераль масштабтагы чараларда катнаша. Бу тырышлык нәтиҗәсендә без зур медиа колачлаулага ирешәбез. Көн саен безнең күрсәткечләр бөтен департамент эшен чагылдыра һәм профессионаллар командасын берләштерә. Премияне оештыручыларга Татарстан Республикасында мәгълүмат сәясәте һәм медиа өлкәсендә лидерлыгыбызны таныган өчен рәхмәт белдерәбез”.
Югары уку йортының исеме сәхнәдән берничә тапкыр горур яңгырады. КФУ түбәндәге номинацияләрдә билгеләп үтелде: «Документаль ролик» – Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты (ИСФНиМК) студентлары Бәхтияр Хөснуллин һәм Анна Митрянова, «Ел Медиаменеджеры» – ИСФНиМК студенты Аделина Кыямова, «Вконтактедагы иң яхшы төркем” – “Нетехнарь» ИСФНиМК медиаүзәге, «Казан тавышы» номинациясендә махсус призны Юридик факультетның “Люстра” медиаүзәге җитәкчесе Полина Родионова алды.
Премия яшьләр эшләре буенча агентлык (Росмолодежь) һәм Казан шәһәре Мәдәният идарәсенең Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты грантына үткәрелде.
Ул талантлы яшьләрне ачыклауга һәм Казан шәһәрендә медиа яктыртуның, медиапроектларның тәҗрибә уртаклашуына һәм һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә булышуга, яңа талантларны ачуга, медиа өлкәсендә традицияләр булдыруга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. “Поток” – медианың яшь вәкилләренә Казан шәһәре кысаларында медиа өлкәсендә башкарган эшләре өчен үзләренең казанышлары турында сөйләргә, эшчәнлекләренә ярдәм һәм лаеклы танылу алырга мөмкинлек бирә торган проект.
Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университеты 2025 елда коммуникацияләр нәтиҗәлелегенең интеграль рейтингы лидеры дип танылды. Тиешле сертификатка «Россия сегодня» медиатөркеме баш мөхәррире урынбасары Елена Чепурных кул куйган.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Анна Захарова
