Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов КФУның Каһирәдәге филиалында булды

Югары уку йорты ректоры Ленар Сафин Республика җитәкчесенә уку процессын оештыру һәм Казан университетының Мисырдагы төп лабораторияләре эше белән таныштырды.

Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин эш визиты белән Мисыр Гарәп Республикасында.

Бүген Каһирәдә ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны КФУның җирле медицина комплексы территориясендә урнашкан чит ил филиалында булу кысаларында озата йөрде.

Чарада шулай ук Мисырның югары белем һәм фәнни тикшеренүләр министры Абдулазиз Кансва һәм сәнәгать министры Халед Хашем катнашты.

Югары белем бирүне үстерүгә һәм, гомумән, ике илнең дә нәтиҗәле хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Аннары кунаклар университетта уку процессының үзенчәлекләре белән таныштылар, югары уку йортының аудиторияләрен һәм төп лабораторияләрен карадылар, шулай ук студентлар һәм профессор-укытучылар составы вәкилләре белән очраштылар.

Рөстәм Миңнеханов КФУның Каһирәдәге филиалы эшчәнлеген югары бәяләде, университетның бу юнәлештә эшнең ничек оештырылырга тиешлегенә чын үрнәк күрсәтүен билгеләп үтте.

Үз чиратында Modern Group компаниясенең Попечительләр советы башлыгы Вәлид Деабес әйтүенчә, КФУ филиалы ачылу Россия белән Мисыр арасындагы академик партнерлыкны чагылдыра. Шулай ук ул ике дәүләт файдасына хезмәт итә алырлык фәнни эшләнмәләргә һәм проектларга бергәләп ярдәм итәргә тәкъдим итте.

Югары уку йорты ректоры Ленар Сафин бу уңайдан филиал студентларының илләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән «җәйге университет» халыкара мәгариф проектында катнашуын искә төшерде. Моннан тыш, югары уку йорты җитәкчесе Мисырдан яшь укытучыларны Казанга стажировка узарга чакырды.

Шулай ук агымдагы ел ахырына КФУның Каһирәдәге аерым кампусы төзелеше тәмамланачагы игълан ителде.

Казан университетының Мисырдагы филиалы ил президенты Абдул-Фаттах Ас-Сиси ярдәмендә һәм 1990 елда мәгариф өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен нигез салынган «Модерн Групп» Мисыр компаниясе белән партнерлыкта оештырылды.

Бүгенге көндә югары уку йортында Мисыр, Сүрия, Судан һәм Иорданиядән якынча 2000 студент исәпләнә. Филиалның профессор-укытучылар составы 214 кеше тәшкил итә. Нигездә укыту «Дәвалау эше», «Стоматология» һәм «Фармация» кебек белгечлекләр буенча алып барыла, әмма якын арада тагын ике юнәлеш ачу планлаштырыла: «Ясалма интеллект» һәм»Физиотерапия”.

Автор: КФУ ректоры Матбугат хезмәте, фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте