КФУда көзен кайсы кыргый хайваннар актив икәнен сөйләделәр

Белгеч җәнлекләрнең кешеләргә чыгу сәбәбен аңлатты.

Көз көне күп кенә кыргый хайваннарның активлыгы кими. Бу аларның йокыга һәм кышкы сезонга әзерләнүләре белән бәйле. Ләкин кайберәүләрнең, киресенчә, күчеп йөрүләре ешрак була. Казан федераль университеты эксперты нәкъ менә шундый кыргый хайваннар һәм алар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

Аерым алганда, көз айларында тояклы хайваннарның: болан һәм пошиларның активлыгы арта. Моның сәбәбе-никахлашу чоры.

Э.А. Эверсман исемендәге Зоология музее һәм гербарийның музей әйберләрен саклаучы, биология фәннәре кандидаты Илдар Хәйретдинов әйтүенчә, ата хайваннар бик агрессив булалар, кешегә һәм җансыз әйберләргә, мәсәлән, яшь агачларга һәм куакларга сәбәпсез һөҗүм итә алалар. Шулай итеп алар ачуларын чыгаралар яки үзләренең тупланган хисләренә юл куялар. Болар барысы да аларның организмында тестостерон дәрәҗәсенең артуы белән бәйле. Хайваннар активлыкны арттыралар, күбрәк партнерлар эзләп күчеп йөриләр.

“Август ахырыннан башлап октябрь ахырына кадәр күп кенә тояклы хайваннарда, мәсәлән, поши, кыр кәҗәләре, затлы һәм таплы боланнарда активлык пигы күзәтелә. Ата җенестән булучылар соңыннан бу территориядә яшәүчеләр белән парлашу мөмкинлеге булсын өчен, кайсының участокта өстенлек итүен ачыклыйлар. Период якынча октябрь ахырында тәмамлана. Парлашудан соң активлык сизелерлек кими. Ата хайваннар тынычлана, ә күпмедер вакыттан соң алар мөгезләрен югалта башлый (кышка таба)”, – дип билгеләде галим.

Доцент кыргый хайваннарның кешеләргә чыгу сәбәпләренең берсе турында хәбәр итте:

“Күп төрләр кеше янында өстәмә азык чыганагы эзли. Урман кошлары һәм имезүчеләр салкыннар башлану белән өстәмә азык чыганаклары эзләп кеше торагына якынрак күчәләр. Кызганычка каршы, бу тискәре нәтиҗәләргә китерә. Хайваннар кешеләргә ияләшәләр һәм азрак куркак булалар. Ниндидер мизгелдә алар куркудан яки кеше тарафыннан гамәлләр нәтиҗәсендә агрессия күрсәтергә мөмкин”.

Тикшеренүче шәһәр чикләрен киңәйтү шулай ук кыргый төрләрнең кешеләргә чыгу сәбәпләренең берсе булырга мөмкин, дип өстәде.

«Яңа территорияләрне төзүнең интенсивлыгы чик буе урманнарының акрынлап юкка чыгуына китерә, ә бу урында яшәргә күнеккән һәм миграция юллары булган хайваннар бу яңа микрорайоннарда ешрак очрый”, – дип аңлатты И.Хәйретдинов.

Эре хайваннар гына түгел, вак хайваннар да кеше өчен куркыныч тудыра. Бу аларның күбесе куркыныч инфекцияләр, мәсәлән, котыру авыруын таратучы булу белән бәйле. Алар шулай ук талпан кебек паразитларның таралуына ярдәм итә ала.

“Вак хайваннар төрле авырулар: туляремия, лептоспироз һәм башкаларны йоктырырга мөмкин. Йоктыручылар ерткыч имезүчеләр генә түгел, төрле кимерүчеләр, куянсыманнар да була ала”, – дигән мәгълүмат бирде галим.

Кыргый хайван белән очрашканда эксперт үзара бәйләнешкә кермәскә, ә тыныч һәм ашыкмыйча, арка белән борылмыйча, куркынычсыз арага китәргә киңәш итте. Үз куркынычсызлыгыңны да, урманга кайтырга ярдәм итәргә тиешле хайванның куркынычсызлыгын да тәэмин итү мөһим. Әмма моны мөстәкыйль рәвештә эшләү кирәкми – белгечләр шәһәр чикләрендә кыргый хайваннар белән очрашу турында бердәм ашыгыч ярдәм телефоны 112 аша яисә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетына хәбәр итәргә өнди.

“Хайваннарның активлыгы арткан саен үз – үзеңне тотуның төп кагыйдәсе-бу чорда урманга йөрмәү. Әгәр дә сез хайван белән очрашмыйсыз икән, димәк, проблемалар юк. Шуны истә тотарга кирәк: республикада тояклы хайваннар саны табигый юл белән дә, кеше ярдәме белән дә даими үсә. Безнең төбәккә хас булмаган затлы һәм таплы болан кебек төрләрне интродукцияләү буенча чаралар күрелде. Алар, минемчә, көзге сезонда тояклы хайваннар вәкилләрен очрату мөмкинлекләрен арттыра гына. Бу тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин,чөнки боланнар да, пошилар да шактый куркыныч. Шуңа күрә, көз көне урман буйлап йөргәндә, сезнең кайда булуыгызны күз алдына китерергә, монда нинди хайваннар яшәвен аңларга, тирә-юньдә булган хәлләргә колак салырга, тавышларга игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә кайдадыр сез хайваннарның никах уеннары аркасында булырга мөмкин булган үкерү, сугу тавышларын ишетәсез икән, анда бармаска тырышу яхшырак. Саклык чараларын үтәп, кыргый хайваннар белән очрашуларны киметергә мөмкин”, – дип йомгаклады биолог.

Элек «фәнни» вердикт проекты чыгарылышларының берсендә Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире, генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов котыру авыруы турындагы мифларны фаш иткән иде, ә Илдар Хәйретдинов кыргый керпеләр белән бәйле яшерен янаулар турында сөйләде.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алексей Балашов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: РИА Новости, Валерий Мельников