КФУда архитектура, дизайн һәм сәнгать буенча XXXV халыкара смотр-конкурс ачылды

Тарихы 1960 елларга барып тоташкан конкурста 700 гә якын эш тәкъдим ителгән.

12 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Казан федераль университетында архитектура, дизайн һәм сәнгать буенча чыгарылыш квалификация эшләренең XXXV халыкара смотр-конкурсы уза. Аны КФУ архитектура белеменә ярдәм итүче төбәкара иҗтимагый оешма (МООСАО) белән берлектә оештыра. Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) Россия югары уку йортларыннан, шулай ук Малайзия, Бразилия, Кытай һәм Үзбәкстаннан яшь белгечләрнең проектлары тәкъдим ителгән. Ачылу тантанасы Казан университетының император залында узды.

Сәламләү сүзе белән КФУ Президенты Рияз Минзарипов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, конкурс узган гасырның алтмышынчы елларында ук салынган данлы традицияләрне дәвам итә.

“Бу конкурс-студентларның эшенә бәя бирү генә түгел, ә буыннар диалогының тере мәйданчыгы, анда осталарның тәҗрибәсе һәм яшь авторларның кыю идеяләре кисешә. Мондый дәрәҗәдәге чараларны уздыру Россиядә архитектура белеменең изоляциядә түгел, ә даими рәвештә тәҗрибә уртаклашуда үсүен дәлилли”, – диде Р.Минзарипов.

Спикер сүзләренчә, Казан өчен, уникаль мәдәни ландшафтлы шәһәр буларак, конкурс аерым әһәмияткә ия.

“Яшь авторлар өчен бу смотр – мөһим һөнәри старт, һәм без сезгә, хөрмәтле хезмәттәшләрегез, педагоглар, экспертлар, аларның эшләренә игътибарыгыз өчен ихлас рәхмәтле. Бу көннәр Казанда уңышлы булсын, ә биредә туган идеяләр яңа проектларда һәм пространстволарда тормышка ашсын», – дип теләде ул.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин смотр-конкурсны Россия архитектура мәктәпләренең төп мәйданчыгы һәм архитектура мәгарифенең бүгенге көндә ничек яшәвенең объектив киселеше дип атады.

“Конкурсның биредә, Казанда, мең еллык тарихы булган шәһәрдә уздырылуы символик мәгънәгә ия, анда ЮНЕСКО объектлары заманча иҗтимагый киңлекләр белән янәшә тора, ә тарихи мирас заманчалыкка каршы тормый, ә аны тулыландыра», – дип ассызыклады И.Гущин.

Аннары Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе президенты Дмитрий Швидковскийның видео сәламләве яңгырады. Ул архитектурада милли тиңдәшлек темасына кагылды.

“Милли тиңдәшлек мәсьәләсе-зур һәм озак тарих. Россия Төзелеш мәдәниятенең төп этапларын аңлау һәм берләштерү өчен махсус методология кирәк. Тарих Европа һәм башкалардан аермалы буларак, безнең Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләре кисешкән гаять зур киңлекләребез өчен яраклы кабатланмас Россия тәңгәллеген тудырды”, – дип үз карашы белән уртаклашты Д.Швидковский.

Архитектура белеменә ярдәм итү төбәкара оешмасы (МООСАО) советы рәисе Федор Коршаков искәрткәнчә, төп бурыч – архитектура белеменә ярдәм итү һәм илдә мәдәни катлам булдыру.

Шулай ук Россия Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаковның видеомөрәҗәгате яңгырады. Ул билгеләп үткәнчә, еллар дәвамында оешманың төп максаты архитектура өлкәсендә сыйфатлы профильле белем бирүне үстерү булды һәм шулай булып кала да.

“Студентларның архитектура конкурсларының уникаль тарихы узган гасырның алтмышынчы елларында башланды. Аның инициаторы СССР Архитекторлар берлеге була. Хәзер, дистә еллар узгач, Россия Архитекторлар берлеге элеккечә әлеге конкурсның даими партнерлары исәбендә. Безнең өчен яшьләр белән эшләү, яшь белгечләрне һөнәри бергәлек тормышына җәлеп итү –иң массакүләм иҗади һөнәри оешманың уңышлы үсеше һәм киләчәге нигезе», – диде Н. Шумаков.

Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе академигы Михаил Шубенков Казан университетына утыз бишенче смотр-конкурсны оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерде.

«Казан-уникаль шәһәр, һәм без монда бик теләп килдек”, – дип йомгаклады ул.

Ахырда М.Шубенков Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең узган смотр-конкурста катнашучылар алган медальләрен тапшырды.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова