КФУ психологы картлыктан куркудан ничек туктарга икәне турында сөйләде

Белгеч картлыктан куркуның үлемнән куркудан нәрсә белән аерылуын һәм киләчәк алдындагы борчылуны җиңәргә нәрсә ярдәм итүен аңлатты.

Картлыктан курку күпләргә таныш. Әмма Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов билгеләп үткәнчә, картаю турындагы уйлар артында еш кына якынлашып килүче үлем белән бәйле борчылулар яшеренеп ята. Шул ук вакытта дөньядан китүдән курку һәм картлыктан курку – бер үк нәрсә түгел.

“Үлемнән курку үз булмау, бернәрсәгә дә йогынты ясый алмау һәм онытылу белән бәйле, кешеләр мине тулысынча онытачак һәм беркем дә минем турыда искә төшермәячәк. Ә картаюдан курку барыбер мөмкин булган авырулар, газаплар һәм хәлсезлек, үз – үзеңне тәэмин итә һәм үзең турында кайгырта алмау белән бәйле булырга мөмкин», – дип аңлатты галим.

Психолог әйтүенчә, картлык-ул сүнү дигән стереотип куркуны көчәйтә. Аңа каршы торырга тулы һәм позитив тормыш белән яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр ярдәм итә. Мисал итеп И.Абитов «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен китерде, анда төп герой үлем белән уйный һәм үләргә теләми, ә картлык аңа авыр түгел.

“Драматург картлыкны кичерүдән даруны яхшы күрсәтә. Бу хезмәт-кешенең үзе куйган максатына баруы, мәгънәле эшчәнлек. Оныкчыклары анда яшәсен, вакытны бөтен гаиләсе белән үткәрергә мөмкин булсын өчен төп герой үз йортын төзеп бетерергә омтыла. Бу шул исәптән капма – каршы җенес белән мөнәсәбәтләр, яшәлгәннәр турында уңай хатирәләр, дусларча элемтәләр», – дип билгеләде спикер.

Картлыкны кабул итү төрле буыннарда аерыла. Эксперт билгеләп үткәнчә, яшь кешеләр өчен 44 яшь инде шактый өлкән яшь булып тоелырга мөмкин, гәрчә кеше үзен өлкән яшьтә тоймаса да.

“Алдагы буыннарда бер яктан картлыкка беркадәр дистанцион мөнәсәбәт булды, икенче яктан – артык ихтирамлы. Бүгенге яшь буыннарда картлыкка карата хөрмәт азрак, һәм алар өлкәннәр турында турыдан-туры кайгыртучанлык күрсәтмиләр”, – диде Илдар Абитов.

Белгеч картлыктан курка башлаучыларга башта үз куркулары белән йөзгә-йөз очрашырга киңәш бирде:

“Хыялланырга һәм үзеңнең куркуың белән очрашырга, картлыкның сезнең өчен нәрсә икәнлеге,”карт кеше” дигәндә нинди ассоциацияләр барлыкка килүе турында уйларга мөмкин. Үзеңне картлыкта, киләчәк тормышның конкрет күренешен күз алдына китерергә һәм үз-үзеңә колак салырга, бу эштә сезне нәрсә куркыта һәм картлыкта Сезнең белән иң начары  нәрсә булырга мөмкин икәнен уйларга кирәк. Чөнки картлык түгел, ә аның ниндидер атрибутлары куркыта”.

Ул шулай ук тормышны югары аңлау, ныклы социаль бәйләнешләр һәм хоббилары булган кешеләр, кагыйдә буларак, картлыкны уңай кабул итәләр, дип ассызыклады. Картаюдан курку еш кына борчылу, депрессия, тормыштан канәгатьлек булмау һәм аның мәгънәсезлеге белән бәйле.

“Үз яшеңне психология күзлегеннән кабул итү-бу актив позиция. Минем укытучым Владимир Менделевич концепциясе буенча,  кеше газап чигә башлый, невроз белән авырый, депрессия һәм борчылу кичерә, киләчәктә нәрсә булачагын фаразлый алмый яки теләми, моңа әзерләнми. Монда иң акыллы позиция – картайгач көтәчәк вакыйгалар белән йөзгә-йөз очрашу”, – диде И.Абитов.

Аның бәяләвенчә, куркынычларны киметү өчен даими тикшерүләр узарга, финанс мендәрен булдырырга, якыннарың белән уңай мөнәсәбәтләр төзергә кирәк.

Ахырда психолог картлыктан курыкканнарга төп киңәш бирде. Беренче чиратта ул кеше нәкъ менә хәзерге вакытта яши торган тормышка игътибар итәргә киңәш итте.

“Якын арада нәрсә эшләргә теләвегез турында уйларга кирәк. Әгәр кеше тиздән үләчәген белсә, беренче чиратта нәрсә эшләргә теләр иде? Искә төшкән әйберләрнең кайберләрен башкарырга. Һәм икенче момент-картлык турында, анда негатив хәлләр булуы турында уйлау һәм бу әйберләрнең бер өлешен генә булса да: сәламәтлек торышын, финанс мендәрен, якыннарың белән мөнәсәбәтләрне контрольдә тотарга тырышу. Кеше үзенә ошаган эш белән шөгыльләнәме икәнлеге турында уйланырга тиеш, чөнки вакыт узу белән аны алыштыру мөмкин булмаячак», – дип йомгаклады клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Рузалия Хәкимуллина, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: КФУның Өченче буын университеты