Татар журналистикасы кафедрасы

ХХ гасыр азагыннан башлап, Татарстан Республикасында милли массакүләм мәгълүмат чаралары тизләтелгән үсеш ала. Моңа нисбәтле рәвештә, татар телендә эшләүче (язучы)  белгечләргә шактый зур ихтыяҗ туа. Әлеге зарурлыкны канәгатьләндерү йөзеннән, 1990 нчы елда тәҗрибәле укытучы Флорид Әгъзамов җитәкчелегендә татар журналистикасы кафедрасы оештырыла. Кафедра массакүләм мәгълүмат чаралары өчен милли кадрлар әзерләү системасын камилләштерүгә зур өлеш кертә. Бүгенге көндә журналистикага багышланган фәннәр тулысынча татар телендә укытыла. Журналистика буенча магистратура һәм аспирантура уңышлы эшли, алар кысаларында Идел буе регионының  милли массакүләм мәгълүмат чараларыларының актуаль проблемаларын, төрки журналистикасының тарихын һәм торышын ачыклауга юнәлгән тикшеренүләр үткәрелә.

Татар журналистикасы кафедрасы галимнәре чыгарган дәреслекләр һәм уку-укыту әсбаплары татар журналистикасының тарихы һәм теориясен яктыртып, татар телендәге вакытлы матбугатның барлыкка килү алшартларын ачыклый, Татарстан Республикасы милли массакүләм мәгълүмат чараларыларның типологияләрен һәм төп юнәлешләрен тасвирлый.

Журналистика өлкәсе белән гамәли мөнәсәбәтләр булдыру йөзеннән, уку-укыту процессында массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә актив катнаша.

Кафедра әгъзалары милли тел, журналистика, мәдәният һәм тормышның башка өлкәләренә караган мәсьәләләрне вакытлы матбугатта, радио һәм телевидениедә һәрдаим яктырта, көн кадагына куеп, аларга җәмгыятебезнең игътибарын юнәлтә.