Иҗтимагый фәлсәфә кафедрасы

2007 нче елда иҗтимагый фәлсәфә кафедрасы Фәлсәфә факультеты кысаларында  оештырыла. Бу кафедра гомуми фәлсәфә кафедрасы белән берлектә инкыйлабка кадәрге чорда башланган фәлсәфи тикшеренүләр һәм  фәлсәфи белем бирүнең элекке традицияләрен дәвам итә.

Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы тарихи чорны күзалласак, традицияләрнең буыннан-буынга тапшырылып килүен, гносеологик һәм иҗтимагый-фәлсәфи белемнәрнең иң югары дәрәҗәдә саклануын күрәбез.

Хәзерге буын фәлсәфә укытучылары үзләренең профессиональ педагог булулары белән Дмитрий Георгиевич Морозов, Мансур Ибраһимович Абдрахманов, Марат Борисович Садыков, Борис Константинович Лебедев, Леонид Леонидович Тузов, Муза Павловна Медянцева, Герман Александрович Щелыванов, Виктор Николаевич Комаров, Юрий Степанович Комаров, Раиса Михайловна Жуйкова һ.б. бурычлы.

Иҗтимагый фәлсәфә кафедрасы иҗтимагый-фәлсәфи теория кыйммәтләрен саклый һәм үстерә, булган мирасны югары рухта саклап, бүгенге көн таләпләренә җавап бирә.