Гомуми фәлсәфә кафедрасы

Казан университетының гомум университет фәлсәфә кафедрасы нигезеннән 2007 нче елда Фәлсәфә факультетының  гомуми фәлсәфә кафедрасы оеша.

Бүгенге көндә кафедра белән фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, ТРның Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, ТРның атказанган фән эшлеклесе Щелкунов Михаил Дмитриевич җитәкчелек итә.

Кафедраның фәнни тикшеренү тематикасы төрле юнәлешләрне үз эченә ала: фәлсәфә тарихы, шул исәптән Татарстанда, Казанда һәм Казан университетында фәлсәфи дисциплиналарны укыту тарихын өйрәнү; белем бирү фәлсәфәсе; танып-белү теориясе һәм онтология; социаль синергетика; фән һәм мәдәният фәлсәфәсе; итимагый феноменология.

Кафедра укытучылары фәнни тикшеренүләрендә Казан университетының фәлсәфә кафедрасына нигез салган галимнәрнең традицияләрен дәвам итәргә омтылалар.