Конфликтология кафедрасы

2009 нчы елда Казан университетының Фәлсәфә факультеты кысаларында  «Конфликтология» дигән яңа һәм перспектив юнәлеш ачыла. Монда конфликтологлар (бакалаврлар) дигән белгечләр – конфликтларны ачыклау, тикшерү, алар белән идарә итү һәм аларны чишү буенча эш итә торган белгечләр әзерләнә. Гуманитар һәм иҗтимагый фән галимнәре классик университет нигезендә конфликтология кафедрасын оештыру зарурлыгы турында электән ук әйтеп килгәннәр. Нәтиҗәдә ректор боерыгы белән 2011 нче елның 20 нче сентябрендә конфликтология кафедрасы ачыла, ул үз эченә Татарстан Республикасының социология, психология, политология, икътисад, хокук, тарих, этнография һәм фәлсәфә фәннәре буенча  белгечләрне туплый.

Кафедра мөдире – политология фәннәре докторы, профессор Большаков Андрей Георгиевич. Бүгенге көндә кафедрада 8 укытучы эшли – 1 фән докторы һәм 7 фән кандидаты. Моннан тыш, үзләштерелгән фәннәрне гамәлгә кертү күзлегеннән сәгатьләп укытучы практик галимнәр дә чакырыла.

Кафедра перспектив юнәлешләр рәтендә санала.  Ул Россия һәм чит илләрнең конфликтология үзәкләре белән тыгыз элемтәдә тора. Алар арасында МДХМИ (У), Санкт-Петербург дәүләт университеты, Краснодар дәүләт университеты, Көньяк федераль университет, РАН социология институты, РАН дәүләтара куркынычсызлык проблемалары институты, Франкфурттагы Дөньяны тикшеренү институты (Алмания), Торонто университеты (Канада), Роберт Бош исемендәге Алмания эчке сәяси җәмгыять фонды, Халыкара кризис төркеме һ.б. конфликтлар чишелешенә багышланган фәнни программалар буенча эш иткән оешмалар.

Кафедра стратегик мәсьәләләрне хәл итү, иҗади булуны һәм тактлы мөнәсәбәтне таләп иткән бүгенге җәмгыять эшчәнлегенә яхшы әзерлекле политологлар әзерли. Бүгенге көндә укуны тәмамлаучылар Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасының Дәүләт Советында, федераль министрлыкларның территориаль органнарында, Татарстанның дәүләт һәм идара итү органнарында, Казан һәм башка шәһәрләрнең муниципаль органнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында, шәхси һәм дәүләт корпорациясенең һәм банкларның аналитик бүлекләрендә, сәяси партия аппаратларында, җәмәгать оешмаларында, югары уку йортларында эшлиләр. Ә кайберләре, үзләренең эшчәнлекләрен фәнни өлкә  белән бәйләп, диссертацияләрен уңышлы якладылар.