Гомуми һәм этник социология кафедрасы

Казан университетында социология фәне үсеше XIX гасыр азагына туры килә. Җәмгыять фәннәре факультеты 1919 нчы елда ачылып, 1922 нче елга кадәр эшли.

Гомуми һәм этник социология кафедрасы 1960 нчы еллар ахырында оештырыла, ул фәнни коммунизм кафедрасы исемен йөртә башлый. Университетның Тарих факультетында шул ук юнәлештәге кафедра булдыру максатыннан,  1983 нче елда кафедра икегә бүленә. 1991 нчы елда аны социология кафедрасына үзгәртәләр. Шуннан бирле әлеге кафедра йөзләгән белгеч – профессиональ социологлар әзерләү белән шөгыльләнә. Укуны тәмамлаучылар югары һөнәри белем бирү системасында, социология үзәкләре һәм лабораторияләрендә, дәүләт, идарә, законнар чыгару һәм башкарма органнарда хезмәт итәләр.

Кафедра өч баскычлы белем бирү системасы буенча эш итә: бакалавриат, магистратура, аспирантура. Студентлар ирекле конкурс нәтиҗәсендә кабул ителә. Академик мобильлек тә активлаша: студентлар һәм укытучылар Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы вузларында стажировкалар үтә.

Фәнни-тикшеренү эшләре төп фәнни юнәлеш – «Россия җәмгыятенең поликультура яссылыгында заманча теорияләр һәм көндәлек практикалар» кысаларында башкарыла.

Кафедра СПбДУ, ЮИИ (ВШЭ), Санкт-Петербургтагы Европа университеты, Самара, Түбән Новгород, Мордовия дәүләт университетларының галимнәре белән уңышлы фәнни элемтәдә тора.

Күптәннән бирле кафедра Алмания, Бельгия, Бөекбритания, Италия, Франция, Швеция, Финляндия һ.б. чит илләрнең фәнни тикшеренү һәм белем бирү үзәкләре белән бергә хезмәттәшлек итә, бердәм тикшеренүләр үткәрә, аларның нәтиҗәләрен фәнни басмаларда, конференцияләрдә, фәнни семинарларда яктырта.

2016/17 нче уку елында кафедра составында 33 укытучы, шул исәптән 9 фән. д., 15 социология, фәлсәфә, тарих фәннәре кандидатлары кафедра мөдире соц.фәннәр докторы Р.Г. Минзарипов җитәкчелегендә эшли.