Политология кафедрасы.

Ике дистә ел элек Казан университетында профессор Мидхәт Хәбиб улы Фарукшин инициативасы һәм тырышлыгы белән политология кафедрасы оештырыла. Бу беренчеләрдән булып ачылган кафедра була. Фәнни коллективның укыту, фәнни-тикшеренү, эксперт-аналитик, консультатив һәм тәрбия өлкәләрендә алып барылган эшчәнлеге –  политология кафедрасын даими үсешкә этәрүче фактор булып тора.

Кафедра укытучылары студентлар, аспирантлар, фән докторлары һәм фәнни дәрәҗә алырга теләүчеләр белән үзләренең шактый зур күләмле белемнәрен, гыйлем-күнекмәләрен, тәҗрибәләрен чын күңелдән уртаклашырга әзер. Кафедра профессорлары һәм доцентлары үз хезмәтләренә тугры булуларын фәнни эшчәнлекләре, югары квалификацияле белгечләр әзерләп чыгарулары белән һәрвакыт дәлилләп тора.