Җәмгыять белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы

Казан федераль университетының җәмгыять белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы 2003 нче елда политология кафедрасының бүленеше нәтиҗәсендә формалаша. Ул 2008 нче елның сентябренә кадәр Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Политология факультетына карый. Факультетның үзгәрүе нәтиҗәсендә, 2008 нче елның 30 нчы июнендә әлеге кафедра Журналистика һәм социология факультеты составына күчә.

2012 нче елның декабрендә кафедра Журналистика һәм социология факультеты нигезендә барлыкка килгән Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты составына керә.

2014 нче елда кафедра яңа оештырылган Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты составына билгеләнә.

Кафедра җитәкчесе – профессор, икътисад фәннәре докторы Морозова Галина Викторовна.