Дин белеме кафедрасы

КФУның дин белеме кафедрасы – Россия Федерациясендә конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгечләр әзерләүче төп кафедра булып тора. Ул Идел буе федераль округында дини һәм теологик белем бирү, шулай ук бу өлкәдә үткәрелгән фәнни тикшеренүләрнең үзәге буларак танылган.

Кафедра кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча белем бирелә:

  • дин белеме (бакалавриат);
  • дин белеме: Россия диннәре (магистратура);
  • хокукый дин белеме (магистратура);
  • теология: дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр (бакалавриат, христиан һәм ислам төркемнәре);
  • ислам тарихы һәм теологиясе (магистратура);
  • теология: фән һәм дин (христиан юнәлеше) (магистратура);
  • дин фәлсәфәсе һәм дин белеме (аспирантура).

Кафедра дәүләт белән дин арасында булган актуаль мөнәсәбәтләрне  дин белемен һәм теология күзлегеннән даими рәвештә тикшереп торуы белән үзенчәлекле. Бу күренеш укуларын  тәмамлаучыларны башкалардан уңай яктан аерып тора: дин торышын тикшереп тору һәм анализлый алу – эш бирүчеләр өчен иң югары бәягә ия булган компетенцияләр санына керә.

Абитуриентларның якынча 70% – башка шәһәр студентлары. Бу күренеш гаҗәп түгел, чөнки анда ил күләмендә башка җирдә булмаган юнәлешләр буенча махсус белгечләр тәрбияләнә, мәсәлән, «Хокукый дин белеме» белгечлеге.