Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы кафедрасы

Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы кафедрасы 2002 нче елның октябреннән эшләп килә.

Кафедраның оештырылуы Россия һәм Татарстан Республикасының электрон мәгълүмат чараларының тизләтелгән үсеше белән бәйле – заманча медиасистема максатчан әзерлек алган журналистларга ихтыяҗ тудыра.

Кафедрада югары квалификацияле укытучылар эшли, алар арасында профессорлар, доцентлар, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм мәдәният эшлеклеләре, тәҗрибәле журналистлар, сүз осталары бар. Миләүшә Айтуганова, Руслан Бушков, Ләйсән Абдуллина исемнәре Татарстанда киң танылган. Алар – кафедраның һөнәри белем бирү юнәлешендә укыту процессының әйдәп баручылары.

Кафедраны тәмамлаучылар – Татарстан Республикасы, Россия, якын һәм ерак чит илләр күләмендә дан казанган теле-, радио- һәм интернет-журналистлары булып торалар. Сергей Магданов, Ольга Шиновникова, Динә Закирова, Гөлнара Хамматова, Раил Өметбаев, Анна Устиновская, Роза Әдиятуллина, Зөлфәт Зиннуров, Григорий Махинин, Регина Вәлиуллина – бу исемнәр радио- һәм теле-тамашачылар, социаль челтәрләрне кулланучылар, интернет матбугатны укучыларның һәрдаим игътибар үзәгендә тора.