Казан университетының гомум университет фәлсәфә кафедрасы нигезеннән 2007 нче елда Фәлсәфә факультетының гомуми фәлсәфә кафедрасы оеша.
Бүгенге көндә кафедра белән фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, ТРның Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, ТРның атказанган фән эшлеклесе Щелкунов Михаил Дмитриевич җитәкчелек итә.
Кафедраның фәнни тикшеренү тематикасы төрле юнәлешләрне үз эченә ала: фәлсәфә тарихы, шул исәптән Татарстанда, Казанда һәм Казан университетында фәлсәфи дисциплиналарны укыту тарихын өйрәнү; белем бирү фәлсәфәсе; танып-белү теориясе һәм онтология; социаль синергетика; фән һәм мәдәният фәлсәфәсе; итимагый феноменология.
Кафедра укытучылары фәнни тикшеренүләрендә Казан университетының фәлсәфә кафедрасына нигез салган галимнәрнең традицияләрен дәвам итәргә омтылалар.