Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты – яңа оешкан институт. Институт, университетның күпьеллык традицияләрен саклап һәм үстереп, фәлсәфә, политология, социология, дин белеме, конфликтология, журналистика фәннәрен укыта. Институтта алган белемнәр укуны тәмамлаучыларга үзләрен иҗтимагый-сәяси һәм гуманитар эшчәнлектә, шулай ук медиа коммуникация  өлкәсендә уңышлы күрсәтергә мөмкинлек бирә. Институт тирән теоретик әзерлекне гамәли эзләнүләр белән бәйләп алып барырга тырыша.

Институт галимнәренең фәнни кызыксынулары киң кырлы: фәлсәфи,  политология, социология, конфликтология, дин белеме юнәлешләрендәге тикшеренүләр, җәмгыятьтә тотрыклылык конфликтсыз иҗтимагый-сәяси һәм Идел буе федераль округында яшәүче халыклар арасында үзара конфессиональ йогынты; аралашу проблемаларын уңай чишү; җәмгыятьтәге вакыйгаларга анализ ясауның уңай ысулларын табу; төрле территорияләрдә иьтимагый хәвеф-хәтәрләрне кисәтү модельләрен формалаштыру, массакүләм-медиа чараларда чынбарлыкны сурәтләү.

Институт студентларның ирекле иҗади фикерләүләрен үстерү, гуманистик кыйммәтләрне формалаштыру, студентларга аерым якын килү, җәмгыятьнең актив яшьләрендщ кызыксындыру чаралары булдыруны күздә тота.

Институтны тәмамлаучылар дәүләт структураларында; хөкүмәтнең дәүләт органнарының мәгүлүмати-аналитик  хезмәтләрендә; сәяси партияләр һәм иьтимагый берләшмәләрендә, бизнес-компанияләрдә; вуз һәм мәктәпләрдә укыталар, дини берләшмәләрдә хезмәт итәләр,  социологик компанияләрдә хезмәт куялар. Журналистлар студент вакытларыннан ук иҗади сәләтләрен җирле һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларында үстерә башлый.