КФУ профессорының Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше билгеләп үтелде

Татьяна Титовага Татарстан Республикасы Рәисе премиясе тапшырылды. Казан Кремлендә Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премияләрен тапшырдылар. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларны сәламләп, Республика премиясен тапшыру тантанасының инде унынчы мәртәбә уздырылуын әйтте. Аның әйтүенчә, мондый чараны уздыру инде күркәм традициягә әверелде һәм тырышлыклары гражданлык инициативаларын тормышка ашыруга […]

Казан университеты «Фәнни оборона линиясе» күргәзмәсен тәкъдим итә

Ул Бөек Ватан сугышы елларындагы фәннең роленә багышланган. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда «Фәнни оборона линиясе» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция КФУ музейлары дирекциясенең Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә проектлары сериясен дәвам итә һәм академик институтларның Казанга масштаблы эвакуацияләнүе, эвакуацияләнгән тикшеренүчеләрнең фәнни эше һәм аларның казанышлары ил өчен иң авыр чорда оборона сәнәгате, фронтка медицина хезмәте […]

КФУ Казахстаннан мәктәп укучыларын кабул итте

Делегация составында барлыгы 36 унберенче сыйныф укучысы иде. Gaudeamus Халыкара белем бирү холдингын тәкъдим итүче Җаек шәһәре (Казакъстан Республикасы) өлкән сыйныф укучыларының Казан федераль университетына танышу визиты булды. Укучылар өчен бик бай программа әзерләнгән иде. Гомуми тәкъдим итүдә КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик университетның тарихы, аның структурасы, фәнни мәктәпләр һәм студентлар алдында […]

Казан университетында экзоскелет-урындык эшлиләр

Җайланма буе 165 см дан 190 см га кадәр булган кешеләр өчен каралган. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының 6 курс студенты Мәликә Юнысова тәннең аскы өлешен тотып тору һәм төрле хәлләрдә эшне җиңеләйтү өчен экзоскелет-урындык эшләү белән шөгыльләнә. Ул «студентлар стартабы» конкурсы җиңүчесе. Мәликә тәкъдим иткән экзоскелет тәннең аскы өлешен тотып тору […]

Казан университетында Смит-Лемли-Опиц синдромын дәвалау өчен ген препараты булдырачаклар

Этиотроп, ягъни авыруның беренче сәбәбен бетерә торган, бүгенге көндә булмаган терапия алымы тәкъдим ителә. Казан федераль университетында сирәк нәселдәнлек авыруын – Смит–Лемли–Опиц синдромын дәвалау өчен ген препаратын эшләү белән шөгыльләнәчәкләр. Проект авторы – Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ)  2 нче курс  магистранты, «OpenLab ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе лаборант-тикшеренүчесе Данил Галләмов “Студентлар стартабы” […]

КФУ студентлары – химия буенча Халыкара олимпиада призерлары арасында

Чара Ашхабадта үтте. Төрекмәнстанда студентлар арасында химия буенча IV Халыкара олимпиада узды. Өч көн дәвамында Россия, Кытай, Казахстан, Иран, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Румыния, Беларусь һәм Төрекмәнстанның 47 әйдәп баручы университетларыннан 250 катнашучы иң яхшылар исеме өчен көрәште. Ярышлар гадәттәгечә ике категориядә үткәрелде: А – химия юнәлешләре студентлары өчен, В – медицина, нефть-газ технологияләре һәм […]

КФУ ректоры Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) булды

Казан федераль университеты һәм МГИМО хезмәттәшлеге университетара һөнәри юнәлешле академик мобильлек программасы аша гамәлгә ашырыла. Бүген, 16 октябрьдә, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов делегациясе составында Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында булды. Мәртәбәле кунакларны югары уку йорты ректоры Анатолий Торкунов кабул итте. Очрашу барышында яклар мәгарифне үстерү һәм илнең әйдәп баручы […]

КФУ Россиянең иң медиаактив 5 югары уку йорты исемлегенә кергән

M-RATE илнең 237 университетын анализлаган. M-RATE Россия университетларының медиаактивлык рәсми рейтингы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты РФ Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы 237 югары уку йорты арасында бишенче урынны алды. M-RATE рейтингы – Россия университетларының коммуникация эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең бердәнбер рәсми коралы. Ул медиа киңлектә эшләүнең төп өч юнәлешен анализлау нигезендә формалаша: гаммәви мәгълүмат […]

КФУ галиме D витамины дефицитын көз көне тулыландырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында сөйләде

Актуаль сорауга биохимик Ольга Кравцова җавап бирде. Совет чорында ашханәләрдә пәнҗешәмбе «Балык көне» булган, ә балалар бакчаларында рахитны профилактикалау өчен балаларга балык мае биргәннәр. Халыкта D витамины кытлыгы белән шулай көрәшкәннәр, аны кояшлы көннәр җитмәү һәм рационда бу витаминның аз булуы белән аңлатканнар. Яшәүе өчен мөһим бу күрсәткечне нормага кайтару турында Казан федераль университеты эксперты […]

Көз тәме: КФУда сезонлы продуктларның файдасы турында сөйләделәр

Эксперт көз көне нинди туклыклы матдәләр аеруча актуаль, аларның кайсы җимешләрдә күбрәк булуын һәм сезонлы ризыкның иммунитетны ничек ныгытуын аңлатты. Көз – мул уңыш вакыты, кибет киштәләрендә алма, груша, кабак, хөрмә, баклажан, борыч, сырганак, гөлҗимеш һәм башка бик күп җимешләр күренә. Салкыннар алдыннан сәламәтлекне саклау өчен А, С, E витаминнары, антиоксидантлар һәм минераллар (цинк, магний, […]