КФУ ректоры Мисырның югары белем һәм фәнни тикшеренүләр министры белән очрашты

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум»XVII халыкара икътисадый форумы кырларында узды.

Бүген Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин Мисырның югары белем һәм фәнни тикшеренүләр министры Абделәзиз Консоа белән очрашты.

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: Казаньфорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо»да узды. Яклар фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлеккә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Әңгәмә барышында Ленар Сафин Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм шәхсән үз исеменнән КФУның Каһирәдәге филиалын төзү проектын гамәлгә ашыру барышында яклар арасында килеп туган диалогның дәвамы булган визит өчен рәхмәт белдерде. Югары уку йорты ректоры ассызыклаганча, мондый очрашулар партнерлык үсеше өчен аеруча мөһим.

“Хәзерге вакытта безнең илләр арасында югары дәрәҗәдә тыгыз сәяси диалог саклана. Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә, урнашкан ныклы элемтәләрне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Казан федераль университеты өчен Каһирәдә филиал ачу безнең гомуми миссияне гамәлгә ашыруда мантыйкый адым булды. Һәм без аның кыска вакыт эчендә мисырлылар өчен генә түгел, ә бөтен төбәк студентлары өчен дә популяр белем бирү үзәгенә әверелүе белән горурланабыз. Бүген биредә 2000нән артык булачак табиб, стоматолог һәм фармацевт укый, ә киләсе уку елында без студентлар контингентының икеләтә артуын көтәбез”, – диде КФУ җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, Казандагы баш университетта Мисыр гражданнары шулай ук «Дәвалау эше», «Нефть-газ эше», «Халыкара мөнәсәбәтләр» һәм «Программа инженериясе» кебек юнәлешләрдә белем ала. Казан университетында илләр арасында мәдәни багланышлар үсеше Мисыр Гарәп Республикасының Мәскәүдәге Илчелеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Ленар Сафин югары уку йортының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы структураларында катнашу мөмкинлекләренә аерым тукталды.

“Казан университеты – КОМСТЕХ, өстенлеге консорциумына кергән бердәнбер россия югары уку йорты, – дип билгеләде ул. – Әлеге челтәр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләренең 72 әйдәп баручы университетын һәм фәнни үзәген берләштерә. КОМСТЕХ программалары безнең өчен ислам дөньясы белән академик һәм фәнни мобильлекнең ныклы нигезе булып хезмәт итә. Без Мисыр галимнәрен фәнни хезмәттәшлеккә шул исәптән безнең эре тикшеренү проектларында катнашу өчен чакырырга әзер».

Абделәзиз Консоа әфәнде үз чиратында Казан федераль университетының Мисыр югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре белән нәтиҗәле партнерлыгы ике ил арасындагы дуслык нигезен ныгытуга зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде.

Министр КФУның Каһирәдәге филиалы базасында фәнни үзәк ачарга, шулай ук академик мобильлекнең уртак программаларын, Мисырның әйдәп баручы тикшеренү үзәкләрендә фәнни стажировкалар программаларын гамәлгә ашыру һәм, гомумән, югары уку йортының Фарсы култыгы илләрендәге мисыр университетлары кампусларында булу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Автор: КФУ ректоры Матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова