КФУ XVII “Казанфорум” да эшли башлады

Форум Татарстан Республикасы башкаласында 12-17 май көннәрендә уза.

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум»XVII халыкара икътисадый форумы ачылды. Татарстанда иң көтелгән вакыйгаларның берсе 12-17 май көннәрендә уза. Эшлекле һәм мәдәни программада гадәттәгечә Казан федераль университеты катнаша.

Казанфорум – Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы икътисадый хезмәттәшлекнең төп федераль мәйданчыгы. Чараның максаты – Россия регионнарының һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россия Федерациясендә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү.

Тышкы элемтәләр департаменты «Үзгәрүче дөнья тәртибе шартларында Россия-Пакыстан мөнәсәбәтләре эволюциясе» II Россия-Пакыстан халыкара конференциясенең пленар сессиясен оештыручы булды.

Спикерлар арасында Казан университетының беренче проректоры – фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Вадим Козлов, Пакыстан Ислам Республикасыннан Урду (FUUAST) сәнгать, фән һәм технологияләр федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм массакүләм коммуникацияләр кафедрасы җитәкчесе, конференция координаторы Фәйсал Җәваид, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының якын һәм Урта Көнчыгыш илләрен өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Замараева бар иде. КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев Пленар сессиянең модераторы булды.

“Конференция безнең университетлар һәм эксперт бергәлекләре өчен генә түгел, ә тулаем Россия – Пакыстан хезмәттәшлеген үстерү өчен дә аерым әһәмияткә ия. Аның бер ел элек Карачида башланган әңгәмәне дәвам итүе аеруча символик. I Россия – Пакыстан конференциясе безнең илләр арасында тотрыклы академик платформа формалаштыруда мөһим адым булды һәм галимнәрне, дипломатларны, аналитикларны һәм дәүләт структуралары вәкилләрен берләштерде», – дип искәртте Д.Таюрский.

Беренче проректор дискуссиянең тарихи яктан мәдәниятләр диалогы оешкан Казанда баруын билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә республика башкаласында «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын ачу планлаштырыла.

“Бүген без сезнең белән Казанда, тарихи яктан цивилизацияләр, мәдәниятләр, диннәр диалогы пространствосы, Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында, Ислам дөньясы белән Россия арасында үзенчәлекле күпер булган шәһәрдә очрашабыз. Нәкъ менә шуңа күрә безнең конференцияне биредә үткәрү аерым мәгънәгә ия, – диде Дмитрий Таюрский. – Бүген заманча дөнья масштаблы трансформация кичерә. Без барыбыз да катлаулырак, күпполярлырак һәм шул ук вакытта үзара бәйлерәк халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа архитектурасы формалашуның шаһитлары булып торабыз».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар адресына видео сәламләүне РФнең Пакыстандагы илчесе Альберт Хорев һәм Урду сәнгать, фән һәм технологияләр федераль университеты ректоры Забта Хан Шинвари җибәрде.

Дискуссия барышында бүген Россия‑Пакыстан мөнәсәбәтләренең үсеш динамикасын нинди төп факторлар билгеләве һәм аларның Глобаль геосәяси үзгәрешләр белән ничек бәйләнеше турында фикер алыштылар. Шулай ук күп яклы хезмәттәшлекнең нинди механизмнары әлеге партнерлык үсешенә нәтиҗәле ярдәм итә алуы турында да сүз барды.

“Тарихта әле Пакыстаннан шулкадәр күп тикшеренүчеләр Россия Федерациясенә конференциягә килгән очраклар булмады. Мин моңа ирешүебезгә шатмын. Чара кичә үк яшьләр трегы белән башланып китте. Яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр барлык дискуссияләрдә дә катнаша алсын өчен, без һәр конференциядә яшьләр секциясен оештырырга тырышабыз», – диде Т.Алишев.

Фәйсал Җәваид, үз чиратында, КФУга конференцияне оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул беренче тапкыр Казан федераль университетына 2023 елда килүе турында сөйләде. Шул вакыттан университетларның ике илнең фәнни даирәләре арасында бәйләүче звено була алуы турында фикер алышулар башланып китте.

КФУ катнашында Казанфорум программасы дәвам итәчәк.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова