1785 елга караган кулъязманың төп нөсхәсе КФУның фәнни китапханәсендә сакланып калган һәм уникаль китап ядькәре булып тора.
Казан федераль университетында беренче татар-рус сүзлегенең репринт басмасын тәкъдир итү булды. Китапның авторы – Казан гимназиясенең беренче татар теле укытучысы Сәгыйть Хәлфин. Нәшрият проекты Казан федераль университеты ярдәмендә «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырылды.
Чара беренче проректор – фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Зилә Вәлиева, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә директоры Евгений Струков һәм башкалар катнашында үтте.

“Фонд эшчәнлеге нәтиҗәсендә бездә уникаль басмаларны – күренекле шәхеснең хезмәтләрен күрү һәм кулда тоту мөмкинлеге барлыкка килде. Сүзлек үз дәвере өчен алдынгы була, бу алдан күреп эшләнгән адым, киләчәккә ыргылыш булган. Аның барлыкка килүе шул чорның тарихи процессларына бәйле булса да, бу хезмәтнең әһәмиятен бәяләп бетереп булмый. Казан федераль университеты кебек классик университет белем эзләүчеләр өчен тарту урыны булырга тиеш. Һәм бу омтылышта вузга республиканың, илнең һәм дөньяның алдынгы индустриаль компанияләре ярдәм итсә, бу икеләтә кыйммәтле”, – дип ассызыклады үзенең сәламләү чыгышында Д.Таюрский.

Сүзлектә 25 меңнән артык сүз бар. Алар барысы да гарәп графикасында. Шул ук вакытта Сәгыйть Хәлфин аларның транскрипциясен кириллицада күрсәткән, шулай ук һәр сүзне һәм сүзтезмәне рус теленә тәрҗемә иткән.
“Безнең өчен бу тарихи документ кына түгел, ә халкыбызның чын байлыгы. Нәкъ менә шуңа күрә компания мирасыбызны, татар телен, гореф-гадәтләребезне һәм кыйммәтләребезне саклауга юнәлтелгән инициативаларга зур игътибар бирә. Без хәйрия фонды аша гамәлгә ашыра торган проектлар бер тапкыр гына түгел, ә озак вакытлы характерда. Бүгенге китапны тәкъдир итү – ул әле башы гына. Без эшнең уңышлы дәвам итүенә өметләнәбез, басма педагоглар һәм тарихчылар өчен кыйммәтле ярдәм булачак, ә аның нигезендә яңа фәнни-тикшеренү хезмәтләре туачак», – дип сөйләде Э.Газизова.

Басманы төзүчеләр – Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Эльмира Әмирханова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов.

“Сәгыйть Хәлфин бу сүзлекне төзүче һәм укытучы гына түгел, мәшһүр мәгърифәтчеләр династиясенә нигез салучы да була. Аның улы Исхак һәм оныгы Ибраһим да Казан гимназиясендә эшлиләр. Соңыннан Ибраһим Казан университеты тарихында беренче татар мөгаллиме була. Бу бәһасез кулъязма бездә ике йөз елдан артык сакланды. Һәм “Татнефть” хәйрия фонды белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә без бу катлаулы, ике телле һәм ике графикалы чыганакны бастырып чыгаруны оештыра алдык. Шулай ук кайбер нөсхәләрне без кунакларыбызга бүләк иттек”, – диде Э.Әмирханова.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова

