КФУ психологы: “Сепарация-олы тормышка ачкыч»

Эксперт ни өчен чын мәгънәсендә мөстәкыйль кеше булу авыр һәм моның өчен нинди этапларны узарга кирәклеген сөйләде. Ата – анадан психологик аерымлану – мөстәкыйльлеккә ирешергә, карарлар кабул итәргә һәм үз тормышыңны төзергә өйрәнергә мөмкинлек бирә торган мөһим этап. Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының (ИПО) клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов […]

«Кызыл ай»ны кайчан кцтщргщ? КФУ астрономы җавап бирде

Халыкта тулы ай тотылуны шулай атыйлар, 2025 елда аны бер тапкыр күрергә мөмкин. 7 сентябрьдә зур астрономик вакыйга – тулы ай тотылу көтелә. Җир иярчене ни өчен кызгылт сары төскә керәчәк һәм татарстанлылар бу гадәти булмаган күренешне нинди шартларда күзәтә алачак? Казан федераль университеты галиме шуны аңлатты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елның язында […]

Гаджетлар һәм балалар: КФУ психологы бала үсешенә йогынты ясый торган технологияләр турында сөйләде

Эксперт чикнең кайдан узуын һәм ата-аналар нәрсә белергә тиешлеген аңлатты. Замана балалары гаджетлар көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелгән дөньяда үсә. Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Гөлнара Вәлиуллина әйтүенчә, технологияләрнең яшь буынның психик үсешенә йогынтысы күпкырлы. Алар укыту һәм үсеш коралы булырга сәләтле, ләкин дөрес кулланылмаганда проблемалар […]

КФУ һәм “Газпромбанк” АҖ хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

Яклар арасындагы стратегик партнерлык илнең технологик лидерлыгына ирешүгә юнәлдереләчәк. 26 августта 2025 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумында Казан федераль университеты һәм «Газпромбанк» АҖ стратегик хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документка КФУ ректоры Ленар Сафин һәм «Газпромбанк»ның Казан филиалы вице-президенты – идарәчесе Антон Фомин имзалады. Кул кую тантанасында шулай ук «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий […]

КФУ эксперты балаларда финанс грамоталылыгын ничек тәрбияләргә икәнлеген сөйләде

Белгеч баланы акча белән эш итәргә ничек өйрәтергә һәм кесә акчаларын кайчан бирергә кирәклеген аңлатты. Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының җитештерү икътисады кафедрасы мөдире, ике бала анасы Ольга Демьянова төрле яшьтәге балаларда финанс гадәтләренең ничек формалашуын аңлатты. Акча турындагы сөйләшүләрне баланың чын тормышына якын булган иң гади һәм аңлаешлы мисаллардан башлау яхшырак. […]

Җәйнең соңгы уеннары: КФУда бу атнадагы һава торышы турында сөйләделәр

Атмосфера фронты төбәккә үзгәрүчән һава торышы китерәчәк, яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Көз якынлаша: Татарстан Республикасы халкына һәм кунакларына кыска вакытлы һәм яшенле яңгырларга әзер булырга кирәк. Атмосфера процесслары җил юнәлешләренең үзгәрүе һәм температура тирбәлешләре белән бергә барачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 21 августта төбәк югары атмосфера басымы кырында булачак, әмма фронталь бүленешнең якынлыгы […]

Казан университеты – «РОСТКИ» III Халыкара форумында катнашучы

Бу вакыйганың беренче көне ничек узуы турында-безнең репортажда. Казан федераль университеты «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы чараларын оештырды. 18-19 августта «Казан Экспо»да уза торган чарада студентлар һәм укытучылар, югары уку йорты җитәкчелеге катнашты. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында әйтүенчә, “РОСТКИ” – Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлектә […]

КФУда Татарстан Рәисе катнашында «Белем» мәгариф музеен ачтылар

Яңа пространство республиканың бай педагогик мирасын саклау һәм популярлаштыру мәйданчыгына әверелергә тиеш. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) Татарстан Республикасының «Белем»мәгариф музеен ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур […]

БРИКС автоузышында катнашучылар Казан университетында булдылар

Чит ил студентлары КФУның бай тарихы, фәнни ачышлары һәм заманча җиһазланышы белән таныштылар. Казан федераль университеты «Автодор» дәүләт компаниясенең тизйөрешле юллары буйлап БРИКС автоузышы Халыкара яшьләр трегы маршрутына керде. 9 августта башланып, 15 нче көнне тәмамланачак чараның максаты – БРИКС илләре арасында гамәли хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук катнашучыларга Россиянең инфраструктура, сәнәгать һәм сәүдә потенциалы казанышларын […]

КФУ галиме чикунгунья турында: “Гриппка охшаган, ләкин бер үзенчәлекле аермасы бар”

Вирус йогышлы черки тешләве аша йога. Кытайда чикунгунья бизгәге – кан эчә торган бөҗәкләр аша тарала торган вируслы авыру көчәя. Беренче симптомнар гадәттә тешләгәннән соң 3-7 көн узгач барлыкка килә. Авыру кинәт көчле температурадан башлана, аңа башның һәм  мускулларның көчле авыртуы, хәлсезлек, тәндә тимгелләр барлыкка килү хас. Казан федераль университеты галиме бу инфекцияне профилактикалау, аның […]