Ике яклы килешү кысаларында вузның яңа структурасы өчен мәйданнарны яңартылган Казан ЦУМы – уникаль осталык үзәге бүлеп бирде.
Бүген, 29 апрельдә, күптән көтелгән вакыйга – уникаль осталык үзәген ачу тантанасы булды (элек Казан ЦУМы).
Элеккеге Үзәк универсаль кибет бинасы Татарстан халкының уникаль мәдәни кодын саклап калу өчен яңа сулыш алды.

Бинаның бөтен киңлеге хәзер остаханәләр һәм күргәзмә зоналары өчен бирелгән. Шулай ук биредә Казан федераль университетының креатив технопаркы – ЦУМ белән хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты инициативасы белән төзелгән мәйданчыгы да урнашачак.
Проектның максаты – фән, мәгариф һәм бизнес арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итә торган һәм регионның икътисадый тотрыклылыгының югары стандартларына ирешүдә гражданнарның актив катнашуына ярдәм итә торган заманча инновация-җитештерү экосистемасын төзү.

Бүлеп бирелгән 800 кв. м мәйданны университет ректоры Ленар Сафин карады. КФУ җитәкчесе ЦУМда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантаналы ачылыш кысаларында булды.
Делегация «Ислам арт» гарәп каллиграфиясе остаханәсендә, авторлык бизәнү әйберләре, аксессуарлар ясау остаханәсендә, татар этно-инструментлары җыелган киңлектә (Alpar), «Тылсымлы җепләр» келәм остаханәсендә, йөзем агачыннан үрү студиясендә булды. Татарстан Рәисе шулай ук Казан чигү мәктәбе, тукымага рәсем ясау, күн сувенирлар җитештерү остаханәсе эшләре белән танышты.

Университет технопаркы исә тулы куәтенә агымдагы елның май ахырында гына эшли башлаячак. Биредә дизайн һәм креатив технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр белән берлектә студентларның инновацион проектлары гамәлгә ашырылачак.
Эшчәнлекнең төп юнәлешләре интерьер һәм экстерьер эшләнмәләр, текстиль сәнәгате һәм полиграфия өлкәсендә тәҗрибә-тикшеренү һәм фәнни-конструкторлык эшләре белән бәйле булачак.

Моннан тыш, мәйданчыкта балалар сәнгать мәктәбе кысаларында һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары, шул исәптән анимацион графика, график дизайн, интерьер дизайны һәм параметрик дизайн буенча укулар оештырылачак.
Проект белән Кытай вуз-партнерлары кызыксына. Үз ягыннан алар сәнәгать һәм коммуникатив дизайн буенча уртак челтәрле белем бирү программалары тәкъдим итә.
Инде файдалануга тапшырылган корпуста балалар өчен дәресләр планлаштырыла. Бүген Рөстәм Миңнеханов 5-6 сыйныф укучыларының мавыктыргыч эшләрен үз күзләре белән күзәтә алды. Балалар халык һөнәрләре, традицион ризыклар әзерләү буенча мастер-классларда актив катнаштылар.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

