Юрист яңа законны шәрехләде.

1 мартта 294-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Төзәтмәләр нигезендә, кишәрлек ияләре җирләрне инвазив үсемлекләрнең куркыныч төрләре таралудан саклау буенча чаралар үткәрергә тиеш. Законны үтәмәгән өчен нинди җаваплылык яный? Казан федераль университеты Юридик факультетының экология, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы профессоры Эльмира Нигъмәтуллина аңлатмалар бирде.
Юрист билгеләп үткәнчә, закон чыгаручы гражданнарның табигатьне саклау һәм аның ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт кебек конституцион бурычын эзлекле рәвештә алга сөрә.
“Асылда, кабул ителгән законда 2002 елгы “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” 7-ФЗ номерлы Федераль законга (тиешле статья кертелде) һәм кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү юлы белән инвазив (чит) үсемлекләрнең куркыныч төрләре таралуга каршы көрәшнең күптәннән борчыган проблемасына игътибар бирелә. Моңа бәйле рәвештә, кабул ителгән үзгәрешләрне гомумиләштереп, төп авырту нокталарын һәм аларны хәл итү юлларын билгелик, – дип шәрехли Эльмира Нигъмәтуллина. – Беренчедән, мөһим мәсьәлә – “инвазив (чит) үсемлекләрнең куркыныч төрләре” төшенчәсенә карата ачыклык керде. Бу үзләренең табигый ареалыннан читтә үсүче, таралуы һәм саны әйләнә-тирә мохиткә, гражданнар гомеренә яки сәламәтлегенә, табигый экологик системаларны, биологик төрлелекне саклап калуга куркыныч тудыручы һәм икътисадның аерым тармакларына зыян китерүче теләсә нинди төрдәге, сорттагы яки биологик типтагы үсемлекләр».
Икенчедән, төзәтмәләр җир кишәрлекләренең хокук ияләре, гавами сервитут ияләре (чит җир кишәрлекләреннән чикләнгән файдалану хокукы) тарафыннан җирләрне куркыныч инвазив үсемлек төрләрен таратудан яклау һәм мондый үсемлекләрне РФ законнары белән тыелмаган ысуллар белән, шул исәптән энтомофаглар кулланып юкка чыгару чараларын үтәү турындагы «авыртулы» темага кагылды.
Өченчедән, дип билгеләп үтә профессор, хокукый җайга салу мәсьәләсе җирле хакимиятнең субъектларның дәүләт хакимияте органнары белән үзара мөнәсәбәтләре яссылыгына күчүе очраклы түгел. Кабул ителгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыру нәкъ менә аларның җирле үзидарә эшләренә йогынтысы дәрәҗәсенә бәйле, дип аңлатты Нигъмәтуллина.
“Россия Федерациясенең һәр субъекты карантин объектларына һәм чүп үләннәренә кертелмәгән һәм аларны ачыклау, таралуны булдырмау һәм юкка чыгару чараларын күрелергә тиешле чит үсемлекләрнең хәвефле төрләре исемлеген мөстәкыйль билгели. Мисал өчен, Татарстан Республикасында Министрлар Кабинетының 2026 елның 28 февралендәге 142 номерлы карары белән Сосновский балтырганы (Heracleum sosnowskyi Manden), карагай яфраклы өрәңге (Acer negundo L.) кергән шундый үсемлекләр исемлеге расланды», – дип хәбәр итте КФУ эксперты.
Үзгәрешләр урманнарда һәм махсус сакланучы табигать территорияләрендә инвазив төрләргә каршы көрәшне җайга сала торган махсус законнарга да кагылды. Рослесхозның 1 апрель боерыгы белән исемлек билгеләнде, анда шулай ук: карагай сыман яфраклы өрәңге (Америка өрәнгесе) һәм Сосновский балтырганы да кергән. Ул 2026 елның 1 сентябреннән 2031 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә. Урманнарны яклау буенча таләпләрне үтәмәү урман кишәрлекләрен арендалау, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен өзүгә һәм башка санкцияләргә китерергә мөмкин, дип хәбәр итте Э.Нигъмәтуллина. Идел буе федераль округында югарыда күрсәтелгән үсемлекләрдән тыш, мәсәлән, Гигант алтынкамчысына (Solidago gigantea), Канада алтынкамчысына (Solidago canadensis) һ. б. карата чаралар күрелергә тиеш.
“Җирләрне инвазив үсемлекләрнең куркыныч төрләре таралудан яклау һәм андый үсемлекләрне юкка чыгару буенча чаралар үткәрелмәгән очракта, РФ Җир кодексының 45-47 статьялары нигезендә җир кишәрлегенә хокуклар мәҗбүри рәвештә туктатыла. РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.7 маддәсенең 2 өлешендә гражданнарга – 20-50 мең сум, вазыйфаи затларга – 50-100 мең сум, юридик затларга 400-700 мең сум штраф күләмендә административ җаваплылык каралган», – дип сөйләде КФУ матбугат хезмәтенә юридик факультет профессоры.
Ахырда Эльмира Нигъмәтуллина ассызыклаганча, 2026 елда табигать ресурслары законнарына инвазив үсемлекләр белән көрәшкә кагылышлы төзәтмәләр – объектив ихтыяҗ һәм киләчәктә алар хокук куллану практикасында үсеш алырга тиеш.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алексей Даничев, РИА Новости
