Кыңгырау урынына көйләр: КФУ психологы музыканың мәктәп атмосферасын ничек үзгәртүе турында
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә “Кыңгырау урынына көйләр” проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Көй фикерләүгә һәм эмоциональ халәткә ничек йогынты ясый? Бу хакта Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының клиник психология кафедрасы доценты Инна Кротова сөйләде. Эксперт тавышны кабул итү механизмнарын, шартлы рефлексларны һәм укучыларның мәдәни тәңгәллеген формалаштыруда музыканың ролен аңлатты. Иң еш куркуларның берсе […]
