КФУ метеорологы: «Бүген бездә җәйнең 117 нче көне»
Югары уку йорты галимнәре Татарстанда тотрыклы эссе һава торышы нәрсә белән бәйле булуы турында сөйләделәр. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, бүгенгә температура фоны 5-7 градуска югары булган явым-төшемсез җылы һава торышы күзәтелә. Ләкин якын көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк. Россия территориясе буенча һава температурасы һәм айлык атмосфера явым-төшемнәре суммасының рәсми фаразы Гидрометеоүзәк тарафыннан төзелә. Әлеге мәгълүмат нигезендә […]