КФУ студенты «Туган җир» VII Бөтенроссия форумында катнашты

Форум патриотик клубларның һәм Россия югары уку йортлары берләшмәләренең 1,5 мең активистын берләштерде. Юридик факультет студенты Артем Воронов “Туган җир” VII Бөтенроссия форумында Казан федераль университетын тәкъдим итте, ул Волгоград дәүләт аграр университеты базасында узды һәм илебезнең 40 төбәгеннән 1,5 мең патриотик берләшмәләр активистын берләштерде. Форум Кызыл армиянең Сталинград сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткәрелде. […]

КФУның «Кар десанты» быел соңгысы булган «Любань» экспедициясен үткәрде

Эзләнү эшләре 54 армиянең сугыш урыннарында узды. Ленинград өлкәсенең Тоснонск районында 10-24 сентябрьдә “Любань” традицион төбәкара эзләнү экспедициясе узды. Анда Казан федераль университетының «Кар десанты» студентлар эзләнү отряды да катнашты. Эзләнү эшләре барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның күмелмәгән калдыклары яткан 11 урын табылган. Шулай ук стандарт һәм блокада – ике үлем медальоны […]

КФУның «Без бергә» балалар бакчасында аутистик спектр тайпылышлы балаларның ата-аналары өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы программасын эшләтеп җибәрделәр

«Тренинг родительских навыков – 9 шагов» программасы уңай ата-ана булу принципларына нигезләнгән. Октябрьдә Казан федераль университетының «Мы вместе» балалар бакчасында аутистик спектр тайпылышлы (РАС)  балалар өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) «Тренинг родительских навыков – 9 шагов» программасын гамәлгә ашыруның икенче сезонын башлап җибәрәчәкләр. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, шул исәптән аутистик спектры тайпылышлары булган 2 […]

КФУ сәламәт һәм имин хезмәт шартлары тудыруда югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен билгеләп үтелде

Казан университеты ТР Профсоюзлар федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Казанда «Нульгә омтылу: хезмәт иминлеге өлкәсендә милли стратегия» III республика форумы узды. Форум эшендә Казан федераль университетының комплекслы иминлек департаментының хезмәт иминлеген саклау хезмәте җитәкчесе Лилия Нуруллина катнашты. Шулай ук республика форумында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе (ФНПР), Россиянең, Татарстанның эре […]

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты хисабына КФУ студент фәнни түгәрәкләре эшен активлаштыра

КФУның Студент фәнни түгәрәкләре ассоциациясе чараларына ярдәм итүгә бирелә торган субсидия күләме 5 млн сум тәшкил итә. 2023 елның сентябреннән декабренә кадәр Казан федераль университетының студентлар фәнни түгәрәкләре ассоциациясе КФУның төп структур бүлекчәләре белән берлектә «КФУның студентлар фәнни түгәрәкләре ассоциациясе эшчәнлеге кысаларында студентлар фәнни тикшеренүләрен интенсивлаштыру: иң яхшы практикалар, чаралар, ярдәм һәм кызыксындыру системасы» проектын […]

КФУның Юридик факультеты базасында «Юрист яшьләр мәктәбе» уза

Проектның төп максаты – юридик бергәлекнең һөнәри кыйммәтләрен трансляцияләү һәм яшьләрдә хокукый грамоталык дәрәҗәсен күтәрү.   Казан федераль университетының Юридик факультеты базасында «Юрист яшьләр мәктәбе» проекты старт алды. Проектны Казанда КФУның Юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе оештырды. Проект бер үк вакытта Россиянең өч шәһәрендә – Мәскәү, Казан һәм Саратовта гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – юридик […]

КФУ галимнәре – Milmax Science спикерлары

Фәнни лекторий Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уза. ТР Милли китапханәсендә Milmax Science фәнни лекториясе уза. Чара спикерлары арасында – Казан федераль университеты галимнәре. Алар фәнни-популяр лекцияләр белән чыгыш ясыйлар. Бүген, 14 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә «Нанолаборатория на чипе» лекциясен КФУ Физика институтының «Гибрид оптик сенсорлар» Фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Максим Пудовкин укыячак. Ул  мәсәлән, кеше […]

КФУ беренче курс студентларын студентлар тормышы белән таныштырды

Кичәге мәктәп укучыларына университетның студентлар берләшмәләре турында сөйләделәр. «УНИКС»та беренче курс студентлары өчен ел саен үткәрелә торган «Студентлар тормышы буенча экскурсия» дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды. Чара кысаларында Казан федераль университетының студентлар берләшмәләре концерты һәм күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә студентларның волонтерлар берләшмәләре, студентлар профкомы, спорт һәм туристик клублары, Гражданлык-патриотик эшчәнлек үзәге, Универсиада авылы студентлары ассоциациясе, […]

КФУ ректоры Ленар Сафин: «Университет бүген чит ил гражданнарын адаптацияләү мәсьәләләрен хәл итү өчен зур оештыру эше алып бара»

Казан федераль университетында РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда чит ил студентларының хокукый хәле проблемалары турында фикер алыштылар.    Казан федераль университетында Попечительләр советы залында «Россиядә чит ил студентлары: хокукый нигезләмәләр һәм ярдәм институтлары» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада КФУ ректоры Ленар Сафин, Россия Федерациясендә кеше […]

КФУ студентлары Беслан трагедиясе шаһитлары белән аралашты

Ацамаз Мисиков белән Ацамаз Цаллагов үзләре шаһит булган куркыныч вакыйга турында сөйләделәр. Казан федераль университетының иҗтимагый студентлар оешмалары һәм берләшмәләре активистлары 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесландагы (Төньяк Осетия) фаҗига шаһитлары белән очрашты. Чара КФУның яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше буенча проректоры Ариф Межведилов, КФУның Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы […]