КФУда чит ил студентларына Россиядә ничек карьера төзү турында сөйләделәр

Фикер алышуда Казан югары уку йортлары, дәүләт учреждениеләре һәм «КАМАЗ» ГАҖ вәкилләре катнашты.

 

Казан федераль университетының әзерлек факультеты базасында Россия Федерациясендә чит ил укучыларының җитештерү практикасын оештыру һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.

Чарада КФУны тәкъдим иттеләр: тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев, Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина – очрашуның модераторы, КФУның Медик-санитария бүлегенең медицина персоналы белән эшләү бүлеге башлыгы Марина Ларионова, Яшьләр сәясәте буенча департаментның студентларны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру үзәге җитәкчесе Наил Вяльшин.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Аделина Мөрсәлимова, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсенең хезмәт миграциясе мәсьәләләре бүлеге башлыгы Нияз Гыйсмәтуллин чакырылган спикерлар булды. Фикер алышуда онлайн-конференция режимында  «КАМАЗ» ГАҖ вәкилләре – Персоналны үстерү департаменты директоры Лениза Хөрмәтуллина катнашты, доклад белән мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек төркеме җитәкчесе Ирина Анкудович чыгыш ясады.

Моннан тыш, очрашуда Казан шәһәре югары уку йортларының халыкара хезмәтләре – Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре булды.

Т.Алишев җыелучыларны сәламләп түгәрәк өстәл семинар формасында узачак, анда катнашучылар үзләренең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашачак, дип белдерде.

Үз чыгышында ул күп тапкырлар ассызыклаганча, чит ил укучыларының Россиядә булуның төп максаты – белем алу, ә хезмәт эшчәнлеге уку процессына берничек тә йогынты ясарга тиеш түгел.

“Әгәр соңгы статистиканы алсак, вуз студентларының 50- 60 %ы  мәшгуль. Россия һәм чит ил студентлары да эшли. Мин, гомумән алганда, студентларның кайдадыр эшләвендә начарлык күрмим. Башка сорау – без моны безнең төп бурычыбыз  –  уку процессы белән ничек яраклаштырабыз”, – ди Т.Алишев.

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1 проценттан кимрәк, монда студентлар өлеше дә бар, дип билгеләде ул.

“Күз алдына китерәсехзме, әгәр студентлар эшләмәсә, без зур хезмәтләр комплексын югалтачакбыз. Алар безнең шәһәр һәм республикабыз икътисады үсешенә өлеш кертәләр. Безгә бу егетләрнең закон тарафыннан максималь якланган булуын, алар максималь уңайлы вакытта эшләсен һәм бу укуга комачауламасын өчен нидер эшләргә кирәк”, – диде КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры.

Ел саен ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 60 тан 100 гә кадәр чит ил укучылары практика уза, дип хәбәр итте үз докладында Аделина Мөрсәлимова. Бу Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Пакыстан, Һиндстан, Таҗикстан, Төркия, Әзәрбәйҗан һәм Африка илләре гражданнары. Практикантларның күбесе омбудсмен булырга тели, дип билгеләде спикер.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар арасында КФУ Юридик факультетның экология, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы доценты Лариса Кириллова да бар иде.

«Иң мөһиме – хезмәт мөнәсәбәтләренә дөрес керү», – диде ул.

Доцент тыңлаучыларны хезмәт законнары белән таныштырды, чит ил гражданнарының да россиялеләр кебек хокуклардан файдалануына игътибарны юнәлтте, ләкин хезмәт хокукын алу өчен аларга Россиягә законлы рәвештә килергә кирәк. Л.Кириллова сүзләренчә, иң зур кыенлыкларны илгә вакытлыча килүчеләр категориясе  кичерә.

«КАМАЗ» ГАҖ базасында практика узу мөмкинлеге ничек гамәлгә ашырылуы турында Л.Хөрмәтуллина һәм И.Анкудович сөйләделәр. Хәзер предприятиедә КФУның Яр Чаллы институты укучылары – булачак инженерлар стажировка үтә һәм эшли.

“Асылда эш бирүче белән без бергә студентның РФ территориясендә булу вакыты кебек мөһим ресурсны бүлешәбез, – дип проблеманы билгеләде Тимирхан Алишев.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары, шул исәптән чит ил студентлары да КФУның Медицина-санитария бүлеге базасында теоретик һәм гамәли әзерлек үтәргә мөмкин, дип сөйләде очрашуда Марина Ларионова.

«Бүген безнең структурада 10 чит ил хезмәткәре  – Таҗикстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан гражданнары эшли. Аларның җидесе – табиб, өчесе – шәфкать туташлары һәм медбратлар, – диде КФУ МСЧның медицина персоналы белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

Казан университетында студентларның карьера үсешенә зур игътибар бирелә: бу һөнәри юнәлеш чаралары, резюме буенча чемпионатлар, карьера клублары эчендә экспертлар белән аралашу һәм вакансияләр маркетлары.

«Уку процессы вакытында практика – нәкъ менә шушы тәҗрибә белән сез үз резюмегызны тутыра аласыз», – дип киңәш итте студентларга  практиканың еш кына тәҗрибә һәм компетенцияләр чыганагы буларак кабул ителмәвен әйтеп Наил Вяльшин,.

«Факультетус» платформасында хезмәт базарын өйрәнергә, агымдагы вакансияләр белән танышырга һәм хәтта карьера траекториясен  төзергә мөмкин дип искәртте ул.

Очрашу КФУның чит ил студентларыннан сораулар белән тәмамланды. Алар миграция исәбе кагыйдәләре, шулай ук бизнес булдыру яки Россиядә стартапны эшләтеп җибәрү мәсьәләләре белән кызыксындылар.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова