Югары мәктәп педагогикасы кафедрасы

2016 нчы елның 1 нче сентябрендә югары мәктәп педагогикасы кафедрасы оеша. Бу кафедра 44.04.01—Педагогик белем бирү юнәлешендә магистрлар әзерли.. Яңа гына оештырылган кафедраның тарихи тамырлары еракка барып тоташа.

Казан император университеты укытучылар әзерләү эшен 1812 нче елдан башлый һәм аның составыннан педагогика институты аерылып чыга. Университетны беренчеләрдән булып тәмамлаучылар арасында күренекле галимнәрдән Н.И. Лобачевский, И.М. Симонов һ.б. була. Бүгенге көндә Казан император университетының  тарихи дәвамчысы – Казан федераль университеты.

Югары мәктәп педагогикасы кафедрасының хәзерге тарихы илебезнең күренекле галиме, профессор, Россия Мәгариф академиясе академигы Валентин Иванович Андреев исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул 1985-2010 нче елларда кафедра белән җитәкчелек итә. Бу елларда академик конкурентлыкка сәләтле шәхеснең иҗади үсеш проблемаларын өйрәнүгә юнәлтелгән фәнни мәктәп оештыра.

Кафедра мөдире: КФУның Психология һәм белем бирү институты директоры, фәннәр докторы, профессор Айдар Минимансурович Кәлимуллин.

Кафедра түбәндәге белем бирү программалары буенча белгечләр әзерли:

  • һөнәри белем бирү педагогикасы (магистратура);
  • тулы (гомуми) урта белем бирү системасында педагог (магистратура);
  • урта һөнәри белем бирү системасында укытучы (бакалавриат, магистратура).

Кафедра укытучылары университетның  төрле институтларында (факультетларында) түбәндәге психологик-педагогик циклдагы фәннәрне укыталар: «Педагогика», «Югары мәктәп педагогикасы», «Психология һәм педагогика», «Белем бирүдә менеджмент һәм маркетинг», «Белем бирү системасы үсешен норматив-хокукый тәэмин итү», «Үз белемеңне күтәрү һәм карьераны планлаштыру», «Белем бирү системасы белән идарә итү», «Конфликтлар белән идарә итү», «Эш этикасы», «Социаль педагогика» һ.б.

Кафедраның фәнни тикшеренү һәм эзләнү юнәлешләре:

Кафедраның фәнни тикшеренү һәм эзләнүләрнең төп юнәлешләре конкурентлыкка сәләтле шәхеснең иҗади үсешенә, барыннан да бигрәк  югары мәктәптә укытачак педагогның шәхес буларак формалашуын тикшерү проблемаларына юнәлтелгән. Шәхескә юнәлеш бирү һәм, конкурентлыкка сәләтле студент әзерләгәндә, интерактив технологияләрне куллану  моның төп нигезе булып тора.

Кафедра галимнәренең фәнни эзләнүләрендә классик университет шартларында педагогик белем бирүне яңарту мәсьәләләрен тикшерү  мөһим урын алып тора. Ел саен Психология һәм белем бирү институты әлеге проблемага багышланган Бөтенроссия конференциясе уздыра. 2006 нчы елдан РФ ВАК исемлегенә кергән «Образование и саморазвитие» исемле фәнни журнал чыгарыла.

Югары мәктәп педагогикасы кафедрасы Лондон университеты  (Великобритания), Дрезден техник университеты (Германия), Гиссен университеты (Германия), Техас университеты (США), Балыкесир университеты (Төркия) һ.б. белән ныклы фәнни бәйләнештә яши.