Педагогик психология кафедрасы

2016 нчы елның 8 июнендә КФУ ректорының  боерыгы (№01/06 519)  белән Педагогик психология кафедрасы ачыла. Яңа оешкан кафедра студентларның, ягъни булачак укытучыларның һөнәри эшчәнлеген булдыруда ТДГПУның психология кафедрасы традицияләрен дәвам итә. Бу миссияне кафедра бүгенге көндә дә үти.

Россиядә педагогик белем бирүне яңарту шартларында, кафедра булачак укытучыларның  психологик әзерлеген тикшерә. Теоретик белемнәрне үзләштерү, гамәли яктан компетентлы, һөнәри сыйфатларга ия булу  студентларга һөнәри белем бирүнең зарури компонентлары булып торалар.

Кафедраның белем бирү программалары:

Кафедра психологик-педагогик юнәлештә 44.04.02 «Белем бирүдә гамәли психология» магистр программасын тормышка ашыра.

Психологик-педагогик юнәлеш кысаларында бакалавриат 44.04.02 «Балаларның гамәли психологиясе» һәм 050400.62 «Белем бирү психологиясе» программалары буенча укытыла.

2017 нче елдан кафедра психологик-педагогик юнәлештәге «Балалар-яшьләр спорты психологиясе һәм педагогикасы» дигән магистр программасы кабул итүне планлаштыра. Бу Россия Федерациясе югары уку йортларының магистр программалары системасында бердәнбер һәм беренчел программа булып тора.

Кафедра мөдире: психология фәннәре докторы Баянова Лариса Фәритовна.

Кафедраның фәнни-тикшеренү һәм эзләнү юнәлешләре:

  • Культура субъектының онтогенезда формалашу психологиясе. Норматив ситуация системасы буларак мәдәният тәэсирендә мәктәпкәчә яшьтәге, кече яшьтәге мәктәп балаларының һәм яшүсмерләрнең когнитив, шәхси һәм иҗтимагый үсеш психикасы тикшерелә. Бу юнәлеш үсеш һәм белем бирү психологиясендә Лев Выготскийның заманча идеяләре нигезендә тормышка ашырыла.
  • Заманча шартлардагы XXI йөз мәктәбендә педагогик эшчәнлек психологиясе. Педагогик эшчәнлек мотивациясе, укучыларны укытуда һәм аларның белеме үсешендә яңалык эзләүче шәхес буларак укытучының психология өлкәсендә үз белемен күтәрүе өйрәнелә. Кичерешләр психологиясе, кичерешләр циклы, кешенең үзлегеннән белемен күтәрү психологик механизмын кичерешләр йогынтысында ачу һәм тотрыклы психик структурага кичерешләр йогынтысы формалашу.
  • Күптелле һәм күпмәдәниятле белем бирү шартларында студентның шәхес буларак психологик үсеше. Глобаль белем бирүдә студентларның шәхси мобильлеген тормышка ашырганда уңай этник охшашлык һәм толерантлык формалаштыруның психологик шартлары.
  • Кафедра галимнәренең психология өлкәсендәге фәнни эзләнү нәтиҗәләре халыкара фәнни басмаларда дөнья күрде («Психологический журнал», «Вопросы психологии», «Psychology in Russia: State of the Art», «Anuario de Psicologia», «European Early Childhood Education Research Journal»).