Дефектология һәм клиник психология кафедрасы

Дефектология һәм клиник психология кафедрасы Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының рус филология факультетының логопедия кафедрасы нигезендә барлыкка килә һәм 2011 елда Казан федераль университеты составына керә. Кафедра миссиясе булып, махсус (дефектологик) белем бирү һәм клиник психология өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләү тора.

Кафедра 44.03.03 – Махсус (дефектологик) белем бирү юнәлеше буенча белгечләр әзерли.

«Логопедия» профиле буенча – 4 ел белем алу;

«Логопедия», «Махсус психология», «Мәктәпкәчә яшь дефектологиясе» профиле буенча – 5 ел белем алу;

«Логопедия (икенче югары)» профиле буенча – 3 ел белем алу;

Магистратураның «Үз-үзен девиант тотыш психологиясе», «Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларның девиацияләрен булдырмау һәм төзәтү технологияләре» программасы буенча  2 ел белем алу каралган.

Шулай ук кафедрада 37.05.01- Клиник психология белгечлеге буенча әзерлек алып барыла.

«Балага һәм гаиләгә клиник-психологик» белгечлеге – 5,5 ел белем алуны күздә тота.

Кафедра мөдире: Әхмәтҗанова Анна Ивановна, психология фәннәре кандидаты, доцент.

Кафедрада фәнни-тикшеренү һәм эзләнүләрнең приоритет юнәлешләре:

  • Антиципация психологик механизмнарының нормасы һәм девиант тотышлы затлардагы күрсәткече.
  • Сөйләм бозылу очраклары ачыкланган балаларны логопед күзәтүенә алуның инновацион технологияләре.
  • ФДБбС кысаларында Татарстан Республикасында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен инклюзив белем бирүне психологик-педагогик күзәтүгә алу
  • Психосоматик һәм невротик авырулардан интеккән затларның психологик үзенчәлекләре
  • Девиант тотыш психологиясе.
  • Бәйле шәхес психологиясе.
  • Неврозогенез механизмнары.