Педагогика кафедрасы

Педагогика кафедрасы Казан дәүләт педагогика университеты ректоры боерыгы  белән (№ 125-а) 2002 нче елның 18 нче июлендә һәм Гыйльми советның 2002 нче елның 21 нче  июнь карары (Протокол № 12) нигезендә оештырыла. 2011 нче елда кафедра Казан федераль университеты составына керә.

Кафедра мөдире – Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, профессор Вәлиева Роза Алексей кызы. Кафедраның педагогик состав белән тәэмин ителеше 100%. (барлыгы 12 укытучы: 3 пед. фәнн. д., проф., 8 пед. фәнн. канд., доцент, 1  пед. фәнн. канд., өлк. укыт.).

Кафедра түбәндәге юнәлешләр буенча белгечләр әзерли:

  • 03.02 – Психологик-педагогик белем бирү («Дәвалау педагогикасы һәм психологик консультация», «Психология һәм иҗтимагый педагогика», «Психология һәм яшьләр белән эшне оештыру педагогикасы юнәлешләре);
  • 03.05 – Педагогик белем бирү («Өстәмә белем бирү һәм инглиз теле» юнәлеше).

Магистратура программасы: 44.04.02 –  Психологик-педагогик белем бирү («Психология һәм иҗтимагый педагогика», «Иҗтимагый-педагогик виктимология һәм психология» юнәлешләре).

Кафедраның фәнни тикшеренү һәм эзләнүләренең төп юнәлешләре:

  • тәрбия кыйммәтләренең нигезләре;
  • иҗтимагый-педагогик юнәлештәге уку-укыту дисциплиналарының бакалавр һәм магистрларның һөнәри компетенциясен формалаштыруда тәрбияви әһәмияте;
  • баланың үзлегеннән белемен күтәрү һәм аны тормышта куллану проблемалары;
  • педагогик белем бирү системасында компетентлы якын килүне тормышка ашыру;
  • яңа тип укытучының һөнәри эшчәнлеген һәм шәхесне модельләштерү;
  • тәрбиягә авыр бирелүче балаларга һәм яшүсмерләргә иҗтимагый-педагогик яктан якын килү;
  • төрле категориядәге балалар белән эшләүнең иҗтимагый-педагогик технологияләре;
  • белем бирү процессында мәҗбүр итүгә нигезләнмәгән педагогик технологияләрне куллану;
  • гаилә тәрбиясе педагогикасы;
  • тәрбиянең этносоциаль һәм этномәдәни үзенчәлекләре;