Гомуми психология кафедрасы

Казан дәүләт университеты ректоры боерыгы белән 2003 нче елның башында гомуми психология кафедрасы оештырыла. Кафедра 2011 нче елда Казан (Идел буе) федераль университеты составына керә.

Кафедра мөдире: Прохоров Александр Октябринович – РФнең белем бирү өлкәсендәге казанышлары премиясе лауреаты; 2005, 2010, 2014 нче елларда «Алтын Психея» Милли һөнәри психология конкурсында җиңүче; ТРның атказанган фән эшлеклесе; РФФИ, РГНФ, РНФ эксперт әгъзасы, психология фәннәре докторы, профессор.

Кафедрада барлыгы 11 укытучы эшли, шуларның 4 се психология фәннәре докторы, профессор вазифасында; 4 се фәннәр кандидаты, доцент вазифасында һәм 1 укытучы фәннәр кандидаты, өлкән укытучы вазифасында.

Кафедра түбәндәге юнәлешләр буенча белгечләр әзерли:

  • Бакалавриат программалары: 030300.62 – Психология; 37.03.01 – Психология;
  • Магистратура программалары: 37.04.01 – Психология («Кешенең психологик халәте психологиясе» юнәлеше).

Кафедраның фәнни тикшеренү һәм эзләнүләренең төп юнәлешләре:

  • кешенең психологик халәте һәм аны җайга салу;
  • халык төркемнәре һәм халыклар арасында мәдәни аерымлыклар;
  • кешеләр тормышындагы эшчәнлекнең мәгънәви кыйммәтләрен тәртипкә салу;
  • психик халәтнең менталь репрезентациясе.