Шәхес психологиясе кафедрасы

Казан дәүләт университеты ректоры боерыгы белән 2003 нче елның башында шәхес психологиясе кафедрасы оештырыла. Кафедра 2011 нче елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составына керә.

Шәхес психологиясе кафедрасы мөдире: психология фәннәре докторы, профессор Попов Леонид Михайлович. Ул Казан университетында психология бүлеге һәм психология кафедрасына нигез сала.

Ул – 2003 нче елда психология факультетын ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе. 2003-2008 нче елларда факультетның деканы була. Аның җитәкчелегендә берничә йөз профессиональ психолог әзерләп чыгарыла. Алар фәнни үзәкләрдә, көч структураларында, банкларда, төрле оешмаларда эшлиләр. 1995 нче елдан психология буенча Халыкара фәнни-гамәли Бехтерев конференциясен үткәреп килә. Казан университетында 2001 нче елда психология фәне буенча диссертация яклау советын ачуда катнаша. Диссертация яклау советында кандидатлык диссертацияләре, соңрак докторлык диссертацияләре яклана. Галим эшләү дәверендә 43 психология фәннәре кандидаты әзерли. РГНФ грантлары җитәкчесе, РГНФ һәм РНФ фондының эксперт комиссия әгъзасы.  Уку-укыту эшчәнлегенә караган хезмәтләре өчен РФнең Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге премиясенә лаек була. Фәнни эшчәнлеге иҗат психологиясе, үзлегеңнән белемеңне күтәрү психологиясе һәм шәхеснең әхлак-этик психологиясе өлкәләренә карый.

Кафедрада 8 укытучы эшли: 1 психол. фәнн. д., проф. вазифасында; 5 фән канд., доц. вазифасында һәм 1 фән канд., асс. вазифасында.

Кафедраның уку-укыту программалары:

Шәхес психологиясе кафедрасы психология юнәлешендә 37.04.01 «Бизнеста психология» магистр программасын тормышка ашыра.

Россия Федерациясе югары уку йортларының магистр программалары системасында психология юнәлешләре кысасында бакалавриат 37.03.01 «Психология» программасы буенча әзерлек алып барыла.

Кафедраның фәнни-тикшеренү һәм эзләнүләренең төп юнәлешләре:

  • Кеше – үсүче һәм үз белемен күтәрүче шәхес. (Шәхес психологиясенә иҗтимагый йогынты; һөнәри эшчәнлектә шәхес психологиясе; шәхеснең төрле формадагы активлыгын шәхес мотивациясендә өйрәнү; шәхеснең хезмәт эшчәнлеген өйрәнү).
  • Шәхеснең әхлак-этик психологиясен өйрәнү.