Укыту һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасы

1877 нче елда Казан укытучылар институтында педагогик дисциплиналар укытыла башлый. Укыту һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасының эшчәнлеге шушы чорга барып тоташа. 1918 нче елда институт югары уку йорты статусы ала һәм беренчеләрдән булып укыту һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасы ачыла. Гасырга якын эшчәнлеге дәвамында кафедрада күренекле галимнәр һәм җитәкчеләр эшли. Кафедраның фәнни тикшеренүләрендә белем бирү системасын демократлаштыруның актуаль идеяләренә, мәктәптә һәм югары уку йортында белем бирү процессын активлаштыруга, педагогик фикерләү һәм белем бирүнең тарихына, укучыларның танып-белү мөстәкыйльлеген  һәм активлыгын үстерүгә, проблемалы укыту теориясенә, иҗтимагый педагогика проблемаларына, педагогик белем бирүнең тарихи һәм теоретик нигезләренә, мәгариф системасында идарә итү проблемаларын өйрәнүгә аеруча зур игътибар  бирелә. Булачак укытучының тәрбияви мөмкинлеген ачу һәм тормышка ашыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм  аларга ярдәм итү, ОУ КФУ базасына методик ярдәм оештыру, мәгариф системасындагы укытучыларга методик ярдәм күрсәтү хәзерге вакытта кафедраның төп фәнни тикшеренү проблемалары булып, тора.

Бүгенге көндә кафедра белән педагогика фәннәре докторы, профессор, РАНГ академигы, РФнең һәм ТРның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, РФ югары мәктәбенең Масктаулы хезмәткәре, Россия фәннәр академиясенең (РАН) эксперты  Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов җитәкчелек итә.

Кафедраның укытучылар составы КФУның барлык институтларында педагогик дисциплиналарны  педагогик белем бирү программалары буенча укыталар.

Кафедра «Югары белем бирү педагогикасы» дигән магистр программасы буенча укыта.

Фәнни юнәлешләр:

  • ФДББСны тормышка ашыру кысаларында заманча дәрес укыту проблемаларын өйрәнү;
  • тәрбия теориясе һәм методикасының актуаль проблемалары;
  • педагогик кадрларны профессиональ әзерләүне камилләштерү, милли мәктәпләрне яңадан торгызуның методологик һәм технологик мәсьәләләре, мәгариф стандарты эчтәлеген эшкәртү;
  • мәгариф учреждениесендә укучы шәхесен социальләштерү;
  • яңа белем бирү стандартына күчү шартларында фәнни-методик яктан ярдәм итү, мәктәпләрнең яңа дидактик модельләрен, белем бирү учреждениеләренең яңа тип  бәйләнешен эшләү һәм апробацияләү;
  • татар халкының милли белем бирү һәм педагогик фикер йөртү проблемалары үсеше;
  • белем бирүдә гуманизм проблемалары.