Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы

2003 нче елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика  университетының Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә һәм башлангыч белем бирү факультеты базасында мәктәпкәчә яшьтәгеләргә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы оеша.

Кафедра мөдире: педагогика фәннәре докторы, профессор Закирова Венера Гыйлемхановна. Кафедрада 30 укытучы эшли: 5 педаг. фәнн. д., 14 педаг. фәнн. канд., 3 психол. фәнн. канд., 1 филол. фәнн. канд., 16 доц., 5 өлк. укытучы, 3 асс.

Кафедраның белгечләр әзерләп чыгару юнәлешләре:

  • 03.05 Педагогик белем бирү (ике юнәлештәге әзерлек) «Башлангыч белем бирү һәм чит(инглиз) теле» юнәлеше.
  • 03.01 Педагогик белем бирү. «Башлангыч белем бирү», «Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирү» юнәлешләре.
  • 03.02 Психологик-педагогик белем бирү. «Башлангыч белем бирү психологиясе һәм педагогикасы», «Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирү психологиясе һәм педагогикасы» юнәлешләре.
  • 04.01 Педагогик белем бирү. «Башлангыч белем бирүдә идарә итү», «Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирүдә идарә итү» юнәлешләре.
  • 04. 01 Психология. «Консультатив психология» юнәлеше.

Кафедраның фәнни тикшеренү һәм эзләнү юнәлешләре:

  • мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем бирү педагогикасы һәм методикасы;
  • башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы;
  • мәктәпкәчә яшьтәгеләргә һәм башлангыч белем бирүдә психологик-педагогик укыту.

2015 нче елдан мәктәпкәчә яшьтәгеләргә һәм башлангыч  белем бирү кафедрасы «Педагогик белем бирүдә трансформация квадратурасы -4 Т» дигән САЕның фәнни проектын эшләүгә кереште. Бу проект кысаларында түбәндәге проблемалар тормышка ашырыла:

  • заманча башлангыч мәктәпләрдә мультикультуралы укытучы тәрбияләү;
  • психологик, социокультура һәм тел буенча проектларны мигрант (мөселман) балалар өчен адаптацияләү.