Педагогика кафедрасы Казан дәүләт педагогика университеты ректоры боерыгы белән (№ 125-а) 2002 нче елның 18 нче июлендә һәм Гыйльми советның 2002 нче елның 21 нче июнь карары (Протокол № 12) нигезендә оештырыла. 2011 нче елда кафедра Казан федераль университеты составына керә.
Кафедра мөдире – Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, профессор Вәлиева Роза Алексей кызы. Кафедраның педагогик состав белән тәэмин ителеше 100%. (барлыгы 12 укытучы: 3 пед. фәнн. д., проф., 8 пед. фәнн. канд., доцент, 1 пед. фәнн. канд., өлк. укыт.).
Кафедра түбәндәге юнәлешләр буенча белгечләр әзерли:
- 03.02 – Психологик-педагогик белем бирү («Дәвалау педагогикасы һәм психологик консультация», «Психология һәм иҗтимагый педагогика», «Психология һәм яшьләр белән эшне оештыру педагогикасы юнәлешләре);
- 03.05 – Педагогик белем бирү («Өстәмә белем бирү һәм инглиз теле» юнәлеше).
Магистратура программасы: 44.04.02 – Психологик-педагогик белем бирү («Психология һәм иҗтимагый педагогика», «Иҗтимагый-педагогик виктимология һәм психология» юнәлешләре).
Кафедраның фәнни тикшеренү һәм эзләнүләренең төп юнәлешләре:
- тәрбия кыйммәтләренең нигезләре;
- иҗтимагый-педагогик юнәлештәге уку-укыту дисциплиналарының бакалавр һәм магистрларның һөнәри компетенциясен формалаштыруда тәрбияви әһәмияте;
- баланың үзлегеннән белемен күтәрү һәм аны тормышта куллану проблемалары;
- педагогик белем бирү системасында компетентлы якын килүне тормышка ашыру;
- яңа тип укытучының һөнәри эшчәнлеген һәм шәхесне модельләштерү;
- тәрбиягә авыр бирелүче балаларга һәм яшүсмерләргә иҗтимагый-педагогик яктан якын килү;
- төрле категориядәге балалар белән эшләүнең иҗтимагый-педагогик технологияләре;
- белем бирү процессында мәҗбүр итүгә нигезләнмәгән педагогик технологияләрне куллану;
- гаилә тәрбиясе педагогикасы;
- тәрбиянең этносоциаль һәм этномәдәни үзенчәлекләре;